Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының кибетсез авылларына автолавка бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч нигезендә республикадагы кибетсез авылларга автолавкалар хезмәт күрсәтә башлады. Төп максат - халыкны икмәк, азык-төлек товарлары белән тәэмин итү. Автолавкалар социаль рольне үти. Безнең районда да кибете булмаган авылларга автолавка бара.

Машиналы кешегә кирәк-яракка барып кайту кыенлык тудырмый анысы, тик ул һәркемдә дә юк. Аннан, кечкенә авылларның күбесендә ялгыз әби-бабайлар яши. Кайберләренә күрше авылга яисә район үзәгенә бару түгел, юл аша чыгуы да авыр. Тик, Мөхәммәт тау янына бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләрме әле?! Әбиләр кибеткә бара алмаса да, кибетләр алар янына үзләре килә башлады.

Әйе, ниһаять, республика хөкүмәте бу проблемага да йөз белән борылды. Күптән түгел "Татпотребсоюз" оешмасы кибетсез авылларны көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итү өчен, 100 автолавка сатып алды. Безгә былтыр әлегә бер автолавка кайтты. Ул, кечкенә авылларга барып, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Чәршәмбе көнне Мәлкидән автолавка, көндәлек ихтыяҗда булган товарларны төяп, Колабирдегә килде. Автолавканы сәгать тугызга килә дип әйткәннәр иде, без исә бераз иртәрәк кузгалдык. Районнан шактый читтә урнашкан бу авылга юл булырмы икән, булмаса, кире кайтып китәргә туры килмәгәе дип чыккан идек, юкка борчылганбыз - Арыслан, Колабирде юллары шоп-шома итеп чистартылган иде. Без авылның үзәк урамына кердек һәм клубны узып туктап, автолавка килгәнне көтә башладык.

«Бернәрсәгә дә тилмергәнебез юк»

Колабирде - кечкенә авыл. Яшел Үзән районы чигендә урнашкан бу авылда нибары ике дистәдән артык йорт бар. Кайсысында кеше яшәгәнлеге шунда ук беленә. Сукмагы юк, морҗасыннан төтене чыкмый икән, димәк, ул йортта җәй җитмичә тормыш юк. Әйе, мондагы йортларның күбесе дача буларак файдаланыла. Кеше яшәгән йортлар да әллә кайдан күренеп тора. Каршыда матур гына кирпеч йорт. Машинадан төшеп, шунда таба атлый башлаган идем, эт тавышлары ишетелә башлады. Рәшәткә артыннан уртача зурлыктагы ике эт күренде, берсе каршыма ук чыкты. Моңа инде гадәтләнгән дисәм дә була, чөнки авыл саен диярлек шундый хәл.

Этләрне бәйдә тотарга кирәклеге хакында күпме генә әйтмә-сөйләмә, кайберәүләр колагына да элми. Тими ул, янәсе, акыллы. Андый кешеләрнең каршына шундыйрак бер «акыллы» этне чыгарып җибәреп, читтән карап торасы иде дә бит... Ничегрәк сайрарлар иде икән?!

Әллә эт тавышын ишетеп, әллә безне күреп, кирпеч йортның тәрәзәсе ачылды. Аннан урта яшьләрдәге хатын-кыз: «Берәр нәрсә сатасызмы әллә», - дип сорады.

- Юк, берни дә сатмыйбыз. Автолавка килгәнне көтә идек, - дидем һәм кайдан икәнебезне әйттем.

-Беләбез-беләбез, «Кайбыч таңнары»н укып барабыз.

Бу ханым ферма мөдире Валентина Котомина булып чыкты.

- Авылыгызда ничә елдан бирле кибет юк?

- Күптән инде, тугыз-ун еллап бардыр.

- Кирәк-яракны кайдан аласыз?

- Безгә кибет килми торганы юк. Былтырдан башлап, автолавка килә башлады. Бернәрсәгә дә кытлык кичермибез.

- Ә бүген автолавка янына чыгасызмы соң?

- Әлегә кирәк әйбер юк шул. Кичә генә Олы Кайбычка барып кайткан идек.

Валентина Николаевнаны бу авылның тоткасы дисәң дә була торгандыр. - Ферманы җитәкләп кенә калмый, ул бөтен җирдә актив, депутатыбыз да, һөнәре буенча шәфкать туташы булгач, ярдәм сорап килүчеләр дә бар. Аның катнашыннан башка бер генә чара да узмый, кыскасы, бөтен җирдә кирәкле кеше, - диде Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова.

Менә автолавка да күренде. Авыл кешеләре берәм-берәм чыга башлады. Нигездә, әбиләр. Рушания Кузнецова биредә яшәүчеләрне биш бармагыдай яхшы белә. Үзен дә яратканнары күренеп тора.

- Халык әйбәт биредә. Әллә ниләр таләп итмиләр, булганына шөкер итеп яши беләләр. Кирәк әйбергә заказ бирәләр, көтеп торалар. Токмач, ярма ише әйберләрне бер-ике килограмм түгел, ә бишәр килограмм алып куялар. Сатучыга да шулай әйбәт бит, - диде ул.

Бар да

канәгать

Автолавка янына беренче булып Надежда, Анна, Зинаида әбиләр килеп җитте. Автолавкада товарны бик күп алып килгәннәр. Монда көндәлек кирәкле булган бөтен товар бар иде. Азык-төлек, консервалар, ярымфабрикатлардан башлап, сәнәгать товарлары, гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, көнкүреш химиясенә кадәр төяп килгәннәр. Әбиләр, ашыкмыйча, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, кирәкле әйберләрен сатып алдылар. Нигездә, ипи, ярма, токмач, консерва. Сатучы Лариса Нагоркина биеп кенә торды. һәрберсен тыңлап, рәхәтләнеп товар сатты.

- Без Колабирдегә атнага бер киләбез. Бу юлы товарларны тагын да күбрәк алып килдек, - диде ул.

Анна әби ике пакет товар алды. Якында гына яшәсә дә, авыл җирлеге башлыгы өенә кадәр озатып куйды. Надежда Никитина да ашыкмыйча кирәкле әйберләрен алды. Ул үзе дә сәүдә системасында эшләп пенсиягә чыккан. Авыл кибетендә 30 ел буе товар саткан. Гомер буе укытучы булып эшләгән Зинаида Маркелова автолавкадан канәгать.

- Безгә килеп хезмәт күрсәтүчеләргә рәхмәтлебез. Автолавка Мәлки сельпосыннан килә, - диде ул.

Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков белән дә элемтәгә кердек:

- Безнең автолавка Сосновка, Колабирде, Победа, Иске Буа, Александровка, Кичкеево авылларына хезмәт күрсәтә. Кибетле Иске Чәчкабка да тукталабыз. Һәр баруда уртача 15 мең сумлык товар сатыла, - диде ул. - Әле шушы көннәрдә генә безгә «Татпотребсоюз» рәисе Мәхмүт Фәттахов килде һәм тагын бер автолавка биреләчәген әйтте.

Юлы гына булсын

Нинди генә кечкенә авыл булмасын, юлы булса, кибет проблемасы юк, көпчәкле кибет бөтен җиргә җитә.

- Юллар гына булсын. Без барлык авылларга да барырга әзер, - диде машина йөртүче Николай Горбунов.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык авылларда да юлларны кардан чистарту мәсьәләсен кискен куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының кибетсез авылларына автолавка бара