Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч үсмерләре армия хезмәтенә әзерләнә

Татарстан мәктәпләрендә белем алучы һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җитеп килүче үсмерләр арасында "Ватанны сакларга әзер!" исеме астында спорт ярышлары игълан ителде. Россиянең яшь патриотларының "Җиңүгә тигезлән!" дигән Бөтенроссия слеты кысаларында узучы бу чара ГТО нормалары тапшыру юлы белән гомуми физик әзерлекне яхшыртуга юнәлдерелгән. Кайбыч үсмерләре өчен ярыш Иске Тәрбит...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы бу ярышның максаты - яшьләр белән эшләүнең мөһим юнәлешләренең берсе булган физик культураны популярлаштыру, үсмерләрне гражданлык, патриотизм рухында тәрбияләү, хәрби хезмәт нигезләре буенча белемнәрен арттыру, физик яктан һәм ГТО нормаларын тапшыруга әзерлеген тикшерү. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин командаларны ярыш шартлары белән таныштырып үтте. Бу ярышта укучылар стройда йөрү, турникта тартылу, отжимание ясау, Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, аркага яткан хәлдә гәүдәне күтәрү, компас ярдәмендә урында ориентлашу, граната ыргыту, 1000 метрга йөгерү буенча көч сынашты.

- Унсигез яше тулган һәр егет Ватан алдында үзенең хәрби бурычын үтәргә тиеш. Егетләрне Ватанны саклауга әзерләүдә, хәрби әзерлек күнекмәләренә өйрәтүдә, аларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәпләр зур эш башкара. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләребез сынатмый: бурычларын намус белән үтәүләре хакында әти-әниләренә часть командирлары исеменнән рәхмәт хатлары килеп тора. Димәк, без аларга дөрес юнәлеш, тәрбия бирәбез. Укытучыларыбызның хезмәте бушка китмәгән, дип әйтә алабыз, - диде Рамил Зиннәтуллин.

Ярыш шартлары буенча һәр команда составында алтышар укучы иде. Стройда йөрүдә Иске Тәрбит мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Команданың һәр уенчысы бер бөтен йодрык булып чыгыш ясады. Бу конкурста Хуҗа Хәсән һәм Олы Подберезье мәктәпләре, тигез баллар туплап, икенче урынны бүлеште. Олы Кайбыч мәктәбе - өченче урында.

Үз мәктәбеңдә стеналар да булыша, диләр бит. Иске Тәрбит мәктәбе командасы турникта тартылуда да, Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыюда да барлык командалардан да өстен чыкты. Бу аларга гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүгә ирешү мөмкинлеге бирде. Олы Подберезье мәктәбе укучылары, пневматик мылтыктан атуда, цельгә граната ыргытуда - беренче, автомат сүтеп-җыю, компас ярдәмендә урында ориентлашу буенча икенче күрсәткечкә ирешеп, гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урынны яулады. Отжиманиедә беренче, 1000 метрга йөгерүдә, атуда, урында ориентлашуда икенче урынга чыккан Олы Кайбыч мәктәбе командасы өченче урынны алды. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча 22,5 балл туплаган Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы дүртенче урынга чыкты.

Җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Рамил Зиннәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч үсмерләре армия хезмәтенә әзерләнә