Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч спорт тренерлары Универсиада турында

Бүген Казанда 27 нче Бөтендөнья студентларның җәйге уеннары төгәлләнә. Безнең район спортчылары Универсиада объектларында булып, ярышларда Россия спортчылары өчне җан атарга өлгердеме икән? Без бу хакта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларынан сораштык.

Рафис Ильясов, директор:

- Спорт белән даими шөгыльләнеп, уку елы дәвамында спортзалга йөрүчеләр, район, зона, республика ярышларында катнашучы укучыларыбыз бадминтон, волейбол, көрәш, өстәл теннисы, регби буенча ярышларны карарга барды. Администрация махсус автобуслар, бушлай билетлар белән тәэмин итте. Мин үзем 25 укучы белән волейбол карадым. Анда Россия - Тайваньның ике хатын-кызлар командасы уйнады, исәп - 3:6. Россия - Бразилиянең ирләр командалары арасындагы ярыш та 3:6 га төгәлләнде. Көчле спортчыларның уенын күзәтү үзе бер бәхет ул. Уни­версиада паркын, Дюсалей циркын да карамакчы идек, әмма ярышлар соң төгәлләнү сәбәпле, эчкә үк уза алмадык. Аның каравы, бөтен дө­ньяга данлыклы цирк артистлары чыгышын паркка керү юлына куелган ике зур экраннан карадык.

Сергей Козин, Кече Мәме төп мәктәбенең физкультура укытучысы:

- Алты укучым Универсиадада волейбол ярышы карады. Трибуналар тулы, уен да мавыктыргыч иде. Балаларның тәэсирләрен сүз бе­лән генә аңлатырлык түгел!

Валерий Фомин, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры:

- Мин яшь спортчылар белән бергә "АК Барс" көрәш сараенда көрәш карадым.Үземнең дә анда республика ярышларында бил алышканым булды. Хатын-кызлар арасында дүрт авырлык категориясендә узган көрәшне дә кызыксынып карадык. Россия спортчылары яхшы чыгыш ясады.

Юрий Григорьев, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе тренеры:

- Без Борындык спортчылары бе­лән бадминтон ярышларын карарга бардык. Аны төнгә кадәр карадык. Балаларның бер дә кайтасылары килмәде. Универсиадага иң көчле уенчыларыбызны алып бардык, чын спортчылардан үрнәк алсыннар, дидек. Федоровское һәм Борындык мәктәпләре бадминтон буенча иң көчлеләрдән санала. Финал уенын карарга гаи­ләмне дә алып бардым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Кайбыч спорт тренерлары Универсиада турында

2
X