Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары подписка чорында нинди маҗараларга тап була

Подписканың иң кызган чагы. Урак өстеннән ким түгел. Подписка оештыру журналист вазифасына кермәсә дә, авылларга болай да еш чыксак та, материалларыбыз җитәрлек булса да, шушындый кызу мәлдә җылыда гына утыра алмыйбыз, әле бер авылны иңләп кайтабыз, әле икенчесенә чыгып чабабыз. Бер яктан, хат ташучыларыбызга ярдәм булыр дибез, икенчедән, укучыларыбызны якыннан...

Узган атнаның сишәмбесендә, газетаның чираттагы санын тапшыргач, Иске Тәрбиткә барган идек. Бу авылдан сөенеп кайттык. Газетабызны иң күп яздырып укучы авыл җирлекләренең берсе бу. Иске Тәрбит элемтә бүлеге начальнигы Лилия Давыдова әйткәнчә, подписка үз җаена бара. Халык, нигездә, үзебезнең "Кайбыч таңнары" газетасына языла. Хат ташучы Валентина Федорова, безнең янга зур сумкасын асып килеп тә җитте.

- Планны һәрчак үтибез, район газетасына теләп язылалар, бүгенге көнгә "Кайбыч таңнарына" 31 кеше язылды. Район газетасын алмаучылар берничә генә, - диде.

Иске Тәрбитнең икенче хат ташучысы Валентина Сурнаева да шундый ук фикерләр әйтте. Шушы авыл җирлегенә кергән Камыллы авылында да төп мәгълүмат чыганагы "Кайбыч таңнары" икән.

Җомга көнне иң ерак авылларның берсенә - Олы Урсакка юл тоттык. Биредә 113 укучыбыз бар. Элемтә бүлегендә почтальоннарның эше бик тыгыз иде, кызуы безгә дә тия язды, янәсе вакытсыз йөрибез. Нәкъ вакытында килүебезне аңлатып күрсәткәч, хат ташучыларның газеталарны аралап бетергәнне көттек тә, таратырга чыгып киттек. "Кайбыч таңнары" һәм башка берничә төрле газета белән бергә, субсидия таратырга.

Ниләр күрдек, ниләр ишеттекме? Без, нигездә, газетага әле язылмаган укучылар янында булырга тырыштык. Ни өчен язылмаган? Сәбәпләр төрле. Без булган өйләрдә яшәүче һәркемнең төрлечә: кем әле өлгермәгән, ләкин язылачак, кемнең күзе күрми. Бер апа, мәсәлән, район безгә нәрсә бирә, дип каршы алды. Югары очта яшәүче абый белән апа да ризасызлык белдерделәр. Безнеңчә, болай дип әйтү дөрес түгел, Олы Урсактагы үзгәрешләр - күз алдында. Сөйләшә торгач, икесе дә язылырга риза булдылар. Бер апа, мәсәлән, пенсиям аз, утка-суга-газга түләгәч, бөтенләй калмый, диде. Үз өем, үз акчам, теләсәм язылам, теләмәсәм юк, дип җикеренүче дә булды. Һәркем үзенчә дөрес. Тик безнең, зинһар өчен язылыгыз инде дип, үгетләп йөрүебез дә, үз фикеребезне көчләп тагарга тырышуыбыз да түгел, бары тик шул җирлектәге хат ташучыларга ярдәм итү йөзеннән чыгуыбыз. Шуны аңласагыз иде. Аннан, "Кайбыч таңнары" республиканың бик күп район газеталары арасында төшеп калган басма түгел, ә киресенчә, дәрәҗәле газета. Моның шулай икәнлеген журналистларның һәм коллективның төрле бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннарны яулап килүе дә раслый. Безнең теләк шул: "Кайбыч таңнары" райондагы һәр өйгә килсен иде, бергә булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасы журналистлары подписка чорында нинди маҗараларга тап була