Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” газетасын укучылар ни өчен ярата

Ләйсән Саттарова, "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы:

- "Кайбыч таңнары" газетасы - еллар үткән саен кыйммәте арта баручы елъязма ул. Һәр авылга, һәр өйгә, үзенең тугрылыклы укучыларына район сулышын ирештереп торучы якын дус ул. Аның битләрендә - Кайбыч җиренең иң уңган, иң тырыш уллары һәм кызларының коллектив портреты, хезмәт һәм иҗади уңышларының чагылышы. Журналистлар мәкаләләрендә - шушы чорның үзенчәлекләре, халкыбызның яшәеше. Бу газетаны Арчадан Кайбыч районына килен булып төшкән көннәремнән үк яратып укыйм. Соңгы араларда газета яңа сулыш алды - берсеннән берсе кызыклы конкурслар үткәрелә, аның битләрендә үрнәк гаиләләр һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язмалар ешрак күренә башлады. Шулай ук язмаларның кыскача вариантын фотолар белән бергә сайттан да укып барырга мөмкин. Кыскасы, "Кайбыч таңнары" торган саен камилләшә бара, алга таба да яраткан газетамнан аерылырга язмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасын укучылар ни өчен ярата