Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» газетасына – 80 ел!

"Кояшлы бульвар, "Кайбыч таңнары"... Шигъри юллар диярсең, ә бит юбиляр газетаның адресы бу: Кояшлы бульвар, "Кайбыч таңнары". Шигъри яклар шул, бу җирдә илһамлы нурлар бардыр" -дип котлаган иде шагыйрь Шәүкәт ага Галиев газетабызның 70 еллык юбилей тантанасында. Вакыт тиз уза шул, инде менә "Колхоз бригадасы" исемендә чыга башлаган газетабызга 12...

"Хөрмәтле "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы, хезмәт ветераннары, газета хәбәрчеләре! Заманалар үзгәрсә дә, асылы һаман да бер булып калган, районыбыз елъязмасын буыннардан буыннарга җиткерүче газетабызның 80 еллык юбилее уңаенннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Татар халкы борын-борыннан ташка басылган сүзгә, китап-газета сүзенә мөккибән киткән, аны изге итеп санаган, кадерләгән халык. Әгәр шулай булмаса, татарда тамырлары белән тирән гасыр катламнарына барып тоташкан мәшһүр басмалар булмас иде. Сиксән еллык тарихлы "Кайбыч таңнары" да шулар арасында. Чоры белән аның эчтәлеге дә үзгәрә, әмма кыйбласы һаман да бер булып кала - халкыбызга рухи азык өләшү. Хәзер аның үз сайты бар, шуңа да кызыксынучылар Кайбычыбыз яңалыкларын җир шарының төрле почмакларында укый. Хезмәт коллективына яңадан-яңа иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхет телим. Каләмегез һәрчак үткен, фикерегез - тирән, язмаларыгыз кыю булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев