Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч таңнары” марафонга чакыра

23 майда, 20 еллык тәнәфестән соң, "Кайбыч таңнары" газетасының 80 еллыгы уңаеннан 42 чакрым 195 метр арага йөгерү буенча марафон игълан ителә.

Әлеге марафонга оешма-учреждениеләр, урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән ир-егетләр һәм хатын-кызлар чакырыла. Старт җәмәгатьчелек үзәгенең Кояшлы бульвар урамыннан бирелә. Йөгерешчеләр Кайбыч һәм Апас районнарын тоташтыручы яңа трасса чигенә кадәр чаба һәм кире кайта. Мәктәп командалары составында - 6 егет һәм 4 кыз. Укучылар дистанцияне эстафета рәвешендә уза: егетләр - биш чакрым, кызлар - өч чакрымда. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен дистанция - 42 чакрым 195 метр. Ярышта катнашу өчен мәктәп директорлары һәм оешмалар җитәк­челәре сәламәтлек саклау учреждениесе раслаган гаризаларны судья коллегиясенә 23 майга кадәр тапшырырга тиешләр. Старт 9.00 сәгатьтә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” марафонга чакыра марафон марафон, посвященный 80летию газеты «Кайбыч таннары»