Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» редакциясендә тагын бер гаилә барлыкка килде

Болай да умарта күче кебек кайнап торган редакциябез соңгы вакытта бигрәк тә җанланып китте. Бер-бер артлы күңелле яңалыклар булды. Шуларның берсе, мөгаен, иң кызыгы - редакциябездә яңа гаилә барлыкка килүдер.

Районның бердәнбер информация чыганагы булып саналган "Кайбыч таңнары" редакциясендә ирле-хатынлы Луиза һәм Мингазиз Сөнгатуллиннар эшләвенә кайбычлылар инде күнеккән иде. Алар биредә район кайтканнан бирле - ике дистә елдан артык хезмәт куя. "Кайбыч таңнары"н - Сөнгатуллиннардан, Сөнгатуллиннарны район газетасыннан башка хәзер күз алдына да китереп булмый.

Инде менә, әйткәнебезчә, редакциябездә тагын бер гаилә барлыкка килде: мөхәррир урынбасары Алсуыбыз белән шоферыбыз Ринат бүген, 30 гыйнварда, рәсми рәвештә никахларын теркәделәр. Хезмәткәрләр исәбе бармак белән генә санарлык булган редакциябездә тагын бер гаилә оешу, бер карасаң, бик гаҗәп хәл. Ләкин, күргәнегезчә, тормышта могҗизалар булып тора...

Алсу һәм Ринат Гаттаровларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән тәбрикләп, саулык, шатлык-сөенечләр телибез. Район халкына бергә-бергә озак еллар хезмәт итәрбез дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кайбыч таңнары» редакциясендә тагын бер барлыкка килде

2
X