Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары»на ташламалы бәядән язылырга мөмкин әле

"Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 11-21 апрель көннәрендә матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе - 262 сум 20 тиен.

Абунәчеләрне активлаштыру, тиражларны саклап калу, укучылар санын арт­тыру максатында бөтенроссия күләмендә басма матбугатка язылу буенча ункөнлек игълан ителде. Почта хезмәткәрләре халыкка почта таратуның социаль яктан мөһим бурычларның берсе икәнлеген яхшы аң­лый. Максатлары- һәр­бер йортка газеталар өләшү. Моңа кадәр игълан ителгән ташламалы нигездә матбугатка язылу кампаниясе вакытында агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен "Кайбыч таңнары" газетасына 441, ә "Кайбицкие зори"га 327 кеше язылды. "Бөтенроссия абунәче ункөнлеге"н дә кулдан ычкындырмасагыз иде, хөрмәтле укучыларыбыз. Газетабызның эчтәлеге, үзегез күргәнчә, көннән-көн байый бара. Кайбычтагы матур үзгәрешләрне мөмкин кадәр тулырак яктыртып барырга тырышабыз. Вакыйга урыныннан язылган репортажлар газетада гына түгел, сайтта да урын ала. Алай гына да түгел, сайтта аларның тулы фотогалереясы белән дә танышырга мөмкин. Быел газетага язылучылар - 80 еллык тарихы булган "Кайбыч таңнары"ның укучылары да әле. Ямьле майларда чыга башлаган газета төрле елларда төрле исем белән чыкса да, кыйбласы һаман да бер: халыкка рухи азык тарату. Алга таба да бергә булыйк, хатларыгыз белән аның эчтәлеген бергәләп баетыйк. Газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, абунә ункөнлеге вакытында авылыгызның хат ташучысына, почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. 22 марттан бәя 285 сумга кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кайбыч таңнары»на ташламалы бәядән язылырга мөмкин