Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары ата-аналары белән бергә ял итә

Әле уку елы башланып кына киткән кебек иде, инде көзге каникуллар да килеп җитте.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр иткәнчә, көзге каникуллар 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Республика мәктәпләрендә белем алучылар да шулай ял итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын бер вакытта оешкан төстә үткәрүгә шартлар тудыру, чараларның бердәм планын тормышка ашыру максатында, шулай ук ата-аналарның үтенечен исәпкә алып, каникулны әнә шулай бер чорда үткәрергә тәкъдим иткән. Каникулга кайчан чыгуны һәр мәктәп җитәкчелеге үзе дә хәл итү хокукына ия, әмма республикадагы барлык укучыларның да бер вакытта ял итүе укучыларга да, ата-аналарга да уңайлы. Республикада 1, 2, 3 ноябрь көннәре республикада ял көннәре дип игълан ителде. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Димәк, ата-аналар да балалары белән бергә ял итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары атааналары белән бергә ял итә