Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары “Җирдә тынычлык өчен” дигән республика бәйгесенә әзерләнә

Дүшәмбедә район үзәк балалар китапханәсендә зур чара булып узды. Биредә шигырь сөйләүчеләр арасында үткәрелгән "Җирдә тынычлык өчен" дип аталган республика бәйгесенең муниципаль туры булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган бу иҗади бәйге ике номинациядә узды. Беренчесендә 9дан 11 яшькә кадәрге укучылар шигырь сөйләде. Ә инде икенче номинациядә 12дән 14 яшькәчә булган укучылар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Алар язучы һәм шагыйрьльр әсәрләреннән өзекләр сөйләде. Китапханәчеләр оештырган бу бәйгедә һәр авылдан икешәр укучы килгән иде. Аларның чыгышына балалар музыка мәктәбе, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, "Форпост" яшьләр берләшмәсе вәкиленнән торган жюри бәя бирде. Укучыларның һәрбарчасы бәйгегә бик тырышып әзерләнгән. Тик менә, каты буран булу сәбәпле, берничә авылдан килә алмый калучылар булды. Муниципаль турда җиңүчеләр бәйгенең республика турында - Казанда чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары “Җирдә тынычлык өчен” дигән республика бәйгесенә әзерләнә