Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч урып-җыю алдынгылары белән горурлана

Район кырларында урак гөрли. 31 июльгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8795 гектарда бөртекле сабан культуралары чаптырылган. 8414 гектардан 19 644 тонна ашлык суктырып алынган. Игенчеләребез кырда чын батырлык күрсәтә. Шушы эсседә көнне төнгә ялгап хезмәт

куючыларны батыр дими ни дияргә?!

Алдынгылар белән сезне дә таныштырырга булдык, хөрмәтле укучыларыбыз.

"Клаас-Мега" комбайнчылары арасында: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалыннан ("Заволжье") Илгиз Габитов (6844 центнер), "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалыннан ("Алтын кырлар") Вячеслав Туртыгин (6696 центнер), Виктор Кашарин (6473 центнер).

"Клаас-Тукано" комбайнчылары арасында: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалыннан ("Заволжье") Айрат Сафиуллин (6844 центнер).

"Акрос" комбайнчылары арасында: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалыннан ("Алтын кырлар") Айнур Сафин (5934 центнер), Николай Кузенков (5739 центнер), Альберт Шакиров (5700 центнер).

"Нью-Холланд" комбайнчылары арасында: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалыннан ("Алтын кырлар") Валерий Савельев (6086 центнер), "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалыннан ("Гөбенә") Харис Хәбибуллин (5724 центнер), шул ук агрофирмадан Иван Данилов (5449 центнер).

"Дон-1500" комбайнчылары арасында: "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалыннан ("Гөбенә") Леонид Батманов (3838 центнер), шул ук агрофирмадан Леонид Блинов (3660 центнер), Олы Колаңгы җәмгыятеннән Юрий Петров (3000 центнер).

"Енисей" комбайнчылары арасында: "Яңа Юл" хуҗалыгыннан Аяз Нигъмәтҗанов (1282 центнер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч урыпҗыю алдынгылары белән горурлана