Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертелүнең шаһитлары булды

20 августта "Болгар" тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертү тантанасында Кайбычтан да төрле оешма-учреждениеләрдә эшләүче алтмыш хезмәткәр катнашты.

Изге Болгар җирләрендә көндезге сәгать уникедә башланып киткән бу тантанада тарихыбызны чагылдырылган театральләштергән тамашалар, төрле күңел ачу чаралары узды, музейларга экскурсияләр оештырылды. Ә кичке сәгать биштә шул уңайдан Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы кичә узды. Болгар комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны рәсми рәвештә шунда тапшырдылар. Тантанада бездән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге биш кешелек делегация катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар “Болгар” тарихиархеологик музейтыюлыгын ЮНЕСКОга кертелүнең шаһитлары булды