Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларга медицина ярдәменең күпмегә төшүе турында белешмә бирә башладылар

Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасының медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәменең ничә сумга төшүе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

Бу Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасында иминиятләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа төрен кертү турындагы карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россиянең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда күрсәтелгән мәгълүмат бирү системасын гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Калган төбәкләрдә белешмәләр бирү киләсе елдан планлаштырыла.

Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм сырхауханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә һәр пациент стационарда яисә амбулаториядә дәвалану тәмамлаганнан соң, кирәкле медицина документациясе һәм сырхауханәдә авыру чорына бирелгән больничный кәгазеннән тыш, дәвалау вакытында алынган медицина хезмәт күрсәтүнең ничә сумга төшүе турында да белешмә алачак.

Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, иминиятләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада бирелә, ә стационарда - стационар авыруның медицина картасыннан өземтә белән бергә бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм хакы күрсәтелә. Бу белешмә финанс документы түгел, ул мәгълүмат бирү характерында гына була, аның буенча һәр пациент иминиятләштерү полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.

Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы бәясен төгәлләштерү теләге булганда, үзегезнең иминияәләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Аның телефон номеры полисыгызда күрсәтелгән.

Дәвалауның ничә сумга төшүе турындагы белешмә хәбәр итү характерында гына һәм пациентлар анда күрсәтелгән дәвалау бәясен һич кенә дә үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларга медицина ярдәменең күпмегә төшүе турында белешмә бирә башладылар