Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авырулар врачка электрон терминал аша языла башлаячак

Сәламәтлек саклау системасы да электронлаша. Озакламый врачларга авыруларның амбулатор медицина карточкаларын да, авыру тарихын да компьютер аша тутырырга туры киләчәк, авырулар врачка электрон терминал аша языла.

Узган атнада Казанда IT-паркта сырхауханәләрнең баш врачлары урынбасарлары, программистлары катнашында узган киңәшмәдә сүз Татарстанда "Электрон сәламәтлек саклау" бердәм дәүләт мәгълүмати системасын гамәлгә кертү хакында барды. Медицинаны модернизацияләүгә багышланган әлеге киңәшәмәдә район үзәк сырхауханәсе баш врачының медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлнара Сафиуллина һәм программист Илшат Гыйниятуллин катнашты. Программист әйтеп узганча, безнең район үзәк сырхауханәсе техник яктан бу яңалыкка әзер.Электрон сәламәтлек саклау системасын гамәлгә кертү өчен быел 38 компьютер кайтартылган, алар врачлар эшләүче кабинетларга урнаштырылган инде. Авыруларны кабул итүче врачның да, аның янында утыручы шәфкать туташының да үз компьютеры була. Регистратурага да бер компьютер һәм табибка язылу өчен терминал куелган. Илшат Гыйниятуллин тьютор ролен дә үтәячәк, ягъни медикларны яңа программа белән эшләргә өйрәтә. Кайбыч медиклары электрон юл белән киләсе ел башыннан эшли башлар, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авырулар врачка электрон терминал аша языла башлаячак