Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта чыгарылыш кичәсе кыйммәткә төшәме?

Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш кичәләре уза. Укучылар, ата-аналар, укытучылар нинди хисләр кичерә соң, бәйрәмгә әзерләнү кыйммәткә төшкәнме?

Диләрә Нәҗиева, Мөрәле:

- Быел минем бердәнбер кызым Динара Федоровское мәктәбен тәмамлады. Үзебез Казанда яшибез, әмма аңа унберенче класста авыл мәктәбендә укырга туры килде. Без укы­ган елларда авы­лы­бызда тугызеллык мәк­тәп булса да, русчабыз камил булсын дип, мин дә, сеңлем Лилия белән Гө­лия дә дүртенче класстан күрше авылдагы шу­­шы мәктәпкә йөреп укыган идек. Гөлия аны алтын медальгә тә­мамлады. Соңгы кыңгы­рау­да мең ярымышар сум ак­ча җы­еп, шарлар, чә­чәкләр сатып алдык, барлык укытучылар, укучылар, ата-аналар өчен өс­тәл әзерлә­дек. Мәктәпне 16 укучы тәмамлый. Чыгарылыш ки­­чә­сенә ике мең биш йөз сум акча җые­лыштык. Шул акчадан мәк­тәп янына чә­чәкләр утырту өчен ике вазон, укытучылар бүл­мә­сенә бү­ләк сатып алдык. Барлык укытучыларга да рәх­мәт хатлары әзерләдек. Калган акча мәктәп ашха­нә­сендә табын әзер­ләүгә тотыла. Тамада ялласак, кафе арендага алсак, бәл­­­ки күбрәк тә акча җы­ярга туры килгән булыр иде. Кызыма чыгарылышка киемнәр алуны да кертеп, уң мең сумлап акча тотылды.

Фәнзилә Биктимерова, Зур Подберзье мәктәбе директоры:

- Бүген көндез тантаналы төстә укучыларга аттестатлар тапшырабыз. Кич белән мәктәп ашханәсенә банкетка җыелабыз. Ан­да укучылар, әти-әниләре, бөтен укытучылар катнашында чыгарылыш балы уздырабыз. Ел са­ен махсус программа буенча кү­ңелле итеп үткә­рәбез. Без анда һәр укучыны зурларга тырышабыз, берсен дә читтә калдырмыйбыз. Яхшы укыганмы ул, начармы - барысы да безнеке бит. Спиртлы эчемлекләр турында сүз дә булуы мөм­кин түгеллеге турында алдан ук әти-әниләрне кисәтеп куйдык. Соңыннан барыбыз бер­гәләп таң каршы алырга китәбез. Бар теләгем: укучыларыбыз зур тормыш юлында адашып калмасын иде.

Алия Сафина, Олы Кайбыч мәктәбе укучысы:

Унбер ел буена тырышып укуым бушка китмәде: имтиханнарымны югары балларга тапшырдым, алтын медаль алачакмын. Барлык укытучыларыма, шулай ук миңа тугызынчы класска кадәр белем бир­гән Кошман мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәт­ле­мен. Чыгарылыш балы "Олимп" спорт комплексында уза. Акча җыю белән әти-әни­ләр шөгыльләнде, шуңа да нечкәлекләргә биреләсем килми. Шуны гына әйтәм: алар безнең өчен җан атып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта чыгарылыш кичәсе кыйммәткә төшәме?

2
X