Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Донор көне үткәрелә

Донорлык - шәфкатьлелек, игелеклелек, чит кеше кайгысына битараф булмауны ачык чагылдыра.

Бүгенге көндә медицинада авыруларның тормышын саклап калуда кан һәм аннан ясалган препаратлар киң кулланыла. Безнең илдә донорлык үсүгә дәүләт хакимияте органнары да ярдәм күрсәтә. 1 июльдә Кайбычта Донор көне үткәрелә. Кан бирергә теләсәгез, район мәдәният йортына рәхим итегез. Ике тапкыр донор булган хезмәттәшемнән быел кан тапшыру-тапшырмавы белән кызыксындым.

- Моның өчен сәламәт булу кирәк, әлегә мин авырып торам. Әмма донор булу миңа охшый, кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәсең бит, - диде ул. Донорларга киңәшем: кичтән тозлы ризыклар ашамаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, үзеңне яхшы хис итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Донор көне үткәрелә