Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта экстремистик китапларга көн бетәчәк

Район китапханәләрендә экстремистик эчтәлектәге материалларны эзләү һәм аларны юкка чыгару буенча даими эш алып барыла.

"Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы федераль закон нигезендә районның барлык китапханәләренә дә экстремистик эчтәлектәге материалларның федераль исемлеге бирелгән. Район үзәгендәге, авыллардагы китапханәчеләр исемлектә күрсәтелгән барлык тыелган әдбият, брошюра, мәкаләләрне барлап чыкты инде. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Гыйрфанова әйтеп узганча, шул исемлектәге бер материалның, Афанасьевкадан кала, барлык авыл китапханәләрендә дә булуы ачыкланган. Инде күп еллар элек кайтартылган ул материал, акт төзеп, юкка чыгарылган. Тыелган әдәбият исемлеге квартал саен яңартылып тора. Экстремистик эчтәлектәге материаллар тараткан, саклаган өчен РФ законнары нигезендә җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта экстремистик китапларга көн бетәчәк “Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында”гы федераль закон