Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта халык җыены узды

Спорт һәм мәктәп бер чылбырның ике буыны ул. Кайбыч укучыларын спортка тартуда мәгариф хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез зур. Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов район мәдәният йорты каршында узган халык җыенында җитәкчеләргә сорау биргәндә сүзен шулай дип башлады.

Кайбычта халык җыенында катнашучыларның географиясе киң иде. Ул районыбызның барлык авыл җирлекләреннән дә килгән вәкилләр катнашында узды. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе дә җыен көненә туры килде, шуңа да анда укытучы-тәрбиячеләрнең күпсанлы отряды катнашты. Мәктәп укучыларының күп булуына да игътибар иттек, аларның да күбесе төрле спорт ярышларында җиңүчеләр. Спортчыларны да чакырулары юкка гына түгел, "Яшьләр гвардиясе" җитәкчесе Гөлинә Габдрахманова, җыенны ачып җибәреп, аның физкультура һәм спортны үстерүгә багышланган булуын хәбәр итте. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан республиканың барлык шәһәр-районнарында үткәрелүче әлеге җыенның максаты - халыктан кергән тәкъдимнәрне өйрәнеп, алга таба аларны тормышка ашыруга ярдәм итү. Халык җыенында кайбычлыларны Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасының Иминлек Советы секретаре, партия әгъзасы Валерий Власов һәм инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов тыңлады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тартуда спортның урыны зур булуына басым ясап, районда спортны үстерүгә җитди игътибар бирелүен әйтте.

- Безгә сәламәт җәмгыять кирәк, - диде ул. - Әнә шундый җәмгыять кенә матур эшләргә сәләтле. Республика Хөкүмәте алып барган дөрес сәясәт нәтиҗәсендә авылларда да моңа кадәр төшкә дә кермәгән спорт корылмалары сафка баса. Әле шушы араларда гына Федоровское, Колаңгы, Олы Подберезье, Мәлки мәктәпләре янында спорт мәйданчыклары ачкан булсак, шушы көннәрдә ул Кече Мәме һәм Хуҗа Хәсән авылларында ачылачак. "Кайбыч" боз катогы да быел файдалануга тапшырылды. Ә район үзәгендә төзелүче бассейн - кайбычлыларның күптәнге хыялы. Ул да быел сафка басачак. Мәктәпләрдәге спорт заллары ремонтлана, тиешенчә җиһазлана.

Җыенда яңа төзелүче бассейнны тиешенчә җиһазлауда республикадан да ярдәм кирәк булачагы, "Кайбыч" боз катогына җәйге чор өчен резина келәм җәюгә кагылышлы сораулар яңгырады. Федоровское мәктәбе директоы Михаил Серяков үтенече дә урынлы.

- Бу бассейн төзелүен без ничә еллар буена көттек. Моңа кадәр укучыларыбызны йөзәргә Апас, Буа, Кама Тамагы районнарына, күрше Чувашия Республикасының Янтик районына йөрттек. Ул үзебездә ачылгач, аннан нәтиҗәле файдалану программасын эшләргә тәкъдим итәм. Укучыларга ташламалы абонемент бирү ягын да уйларга кирәк.

Җыенда спортчылар һәм халык фикерен тыңлаган Илшат Гафуров авылларның социаль йөзе үзгәрүдә республикада тормышка ашырылучы программаларның роленә тукталды. Кайбыч халкының хезмәттә һәм спортта ирешкән уңышларын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта халык җыены узды