Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Китапларга икенче гомер бүләк ит” дигән акция башланды

Татарстанда "Китапларга икенче гомер бүләк ит" дигән хәйрия акциясе башланды. Ул 30 майдан 30 августка кадәр дәвам итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән әлеге акциянең максаты - мәктәп китапханәләрен фәнни, фәнни-популяр, әдәби китаплар, сүзлек-белешмәлекләр белән тулыландыру. Әгәр дә өегездә мәктәпне тәмамлаган балаларыгыздан калган уку әсбаплары, мәктәп программасына кагылышлы китаплар, энциклопедияләр булса, аларны мәктәп китапханәсенә бүләк итә аласыз. Бу акциядә мәктәп укучылары белән беррәттән өлкәннәр дә, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә катнаша ала. Мәгълүмати-методик үзәкнең мәгариф өлкәсен ресурслар белән тәэмин итү буенча методисты Лилия Зиннәтуллина әйтеп узганча, районда 17 мәктәп китапханәсе бар һәм алар 100 процент тәэмин ителгән. Анда 7522 китап саклана, бу бер балага 537 китап туры килә дигән сүз. Яңа уку елында укучылар дәреслекләр сатып алмасын өчен чаралар күрелә. Барлыгы 2342 дәреслеккә заказ бирелгән һәм алар 1 августка кайтып җитәргә тиеш. Китапханәләргә китап бүләк итүчеләргә дә шат алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы “Китапларга икенче гомер бүләк ит” дигән акция