Кайбычта партиянең беренчел бүлекчәләре берләшә
Узган атнаның шимбәсендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең Кайбычтагы җирле сәяси Советы утырышында беренчел бүлекчәләрне берләштерү мәсьәләсе каралды.
Барлык беренчел бүлекчәләр секретарьлары, сәяси Совет әгъзалары катнашында узган бу утырышта сәяси Совет секретаре Альберт Рәхмәтуллин беренчел бүлекчәләрнең партиянең узган елның 26 маенда үткәрелгән съезды яктылыгында берләштерелүе турында сөйләде. Партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, хәзер барлык беренчел бүлечәләрдә дә шуңа бәйле җыелышлар башлана. Анда авыллардагы экологик хәлне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр дә каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев