Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта һәр инвалид балага шәхси программа төзергә җыеналар

Олы Кайбычтагы Балалар сәнгать мәктәбендә район сойиаль яклау бүлеге инвалидлар декадасы кысаларында гаиләләрендә инвалид балалар тәрбияләүче аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.

Очрашу башында социаль яклау бүлеге психологы Светлана Абросимова психологик треннинг үткәрде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Галиуллина "Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче законы нигезләмәсе белән таныштырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтүенчә, яңа елдан соң, әлеге закон нигезендә бүлек хезмәткәрләре һәр инвалид бала белән эшләүнең өч еллык шәхси программасын төзиячәк. Бу программа нигезендә шөгыльләнү өчен инвалид балаларның әти-әниләренең ризалыгы һәм язмача гаризасы кирәк.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта һәр инвалид балага шәхси программа төзергә җыеналар