Кайбычта Сабантуйга әзерлек башланды
Олы Кайбычта район Сабантуе Бәрле елгасы буена урнашкан гүзәл ял паркында уза. Яшеллеккә төренгән әлеге паркта хәзерге вакытта чистарту эшләре дәвам итә.
Биредә һәр оешма-предприятиеләргә аерым участоклар беркетелгән. Бу атнаның сишәмбесендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев оешмалар җитәкчеләре катнашында Сабантуй мәйданында узган очрашуда шул мәйданнарны чүп-чардан чистарту бурычын куйды. Өмәләрдә кызу эш кайный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев