Кайбычта узган халык җыеныннан соң бассейн төзелеше тизләтелде
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың барлык шәһәр-районнарында халык җыеннары үткәргән иде. Аның максаты - халыкның агымдагы проблемаларын өйрәнү, аларны хәл итү юлларын эзләү һәм шуның белән Татарстандагы, райондагы, авылдагы тормышны уңай якка үзгәртү иде.
Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында узган халык җыенында сүз, нигездә, спортны үстерү, райондагы бассейн төзелешен тизләтү хакында барган иде. Болар сүздә генә калдымы, әллә инде боз урыныннан кузгалдымы? Татарстандагы төрле телевидениеләрдән килгән һәм "Кайбыч таңнары" газетасы журналистларының әлеге соравына район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җавап бирде.
Олы Кайбычта төзелеп килүче йөзү бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексында узган әлеге очрашуда катнашучылар монда төзелешнең тулы куәтенә алып барылуын үз күзләре белән күрде. Прораб Марат Галиев әйтеп узганча, хәзер биредә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, аннан соң электр кертү, вентиляция урнаштыру кебек эчке эшләрне башкарачаклар. 2012 ел ахырында шулай ук югары темплар белән башланып киткән бу төзелешнең былтыр шактый вакыт тукталып калуына кайбычлылар борчыла башлаган иде инде.
- Моның төп сәбәбе - финанслар җитмәүдә булды, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Алексей Макаров. - Спорт комплексының гомуми бәясе - 186 миллион сум. Халык җыенында төзелешне тизләтү мәсьәләсе кабат күтәрелде. Безне ишеттеләр - калган 126 миллион сум акча да бүлеп бирелде. Халык үтенечен әнә шулай оператив төстә хәл иттеләр. Моның өчен Президентыбызга тирән рәхмәтлебез. Бу бассейн безгә бик кирәк, стандартларга туры килә торган мондый спорт объекты бездә бөтенләй юк иде бит. Зурлар, балалар өчен аерым бассейннары, баскетбол, волейбол, мини-футбол, теннис, бадминтон һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре булган бу комплекс ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылыр, дип әйтергә тулы нигез бар.
Төзелеш хәзер соңгы этабына керде. Димәк, көтәргә күп калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев