Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта – яңа прокурор

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Кайбычка прокурор итеп Руслан Заһретдинов билгеләнде.

Узган атнаның җомгасында район җитәкчелеген, хокук сагында торучыларны, барлык оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларын яңа прокурор белән таныштырдылар. Муниципаль район Советының актлар залында узган очрашуда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин моңа кадәр прокурор булып эшләгән Илнур Гаяновка нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәтен белдереп, бүләк тапшырды, яңа прокурор белән дә аңлашып эшләячәкләренә ышанычын белдерде.

- Мин бүген Кайбычта прокуратура хезмәткәрләре белән дә очраштым, эшчәнлекләре белән таныштым, гражданнарны кабул итү дә оештырылды. Юстициянең кече киңәшчесе Руслан Заһретдинов прокуратура органнарында яңа кеше түгел. Ул Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе булып эшләде, әле шушы араларда гына Россия Генераль прокуратурасы академиясендә белемен күтәреп кайтты. Аңа законлылыкны тәэмин итүдә хезмәт уңышлары телим, - диде Илдус Нәфыйков.

Кайбычның яңа прокурорына традиция буенча, законлылыкны тәэмин итү символы буларак, портфель дә тапшырдылар.

- Кайбыч халкы белән аңлашып эшләрбез, дип ышанам. Безнең төп бурыч - халыкка хезмәт итү, - диде җавап чыгышында Руслан Заһретдинов.


Руслан Заһретдинов 1980 елның 26 октябрендә Актанышта туган. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын "юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлаган. 2004 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнгән, ике баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта – яңа прокурор