Кайбычта яшәүчеләр социаль ипотека өчен түләүләрне инфомат аша түли ала
2013 елның 1 ноябреннән "Электрон Татарстан" инфоматлары аша социаль ипотека өчен взнослар түләү хезмәте эшли башлады.
Моңа кадәр әлеге төр хезмәт күрсәтү Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы һәм Мобиль тәкъдим хезмәте аша тормышка ашырыла иде. Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе арасында да бу хакта үзара килешү төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев