Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта юл һәлакәтендә кеше гомере өзелде

Бүген Олы Кайбычтагы заправка тирәсендә юл фаҗигасе булды.

- Колаңгы станциясе ягыннан килүче "Лада Гранта" автомобиле куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайламау нәтиҗәсендә автомобиль белән идарәне югалта һәм каршы як юлга чыга. Ул Олы Кайбыч авылы ягыннан килүче "Тойота" автомобиленә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Волжский шәһәреннән килгән "Лада Гранта" машинасы шоферы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. Аның белән янәшәдә утырган хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре белән Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә озатыла. "Лада Гранта" автомобиле югары тизлектә килгән, шоферын гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре ярдәмендә машинадан алырга туры килде. Һәлакәткә юлыккан ике автомобиль дә шактый механик зыян күргән,- диде Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ хезмәте начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин.

Юлларның юеш, бозлавык булуы да шоферларны тизлекне тиешеннән артык арттырудан куркытмый. Ләкин, Ходай сакланганны саклармын, дигән. Мондый шоферлар үзегезнең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да тормышын куркыныч астына куя. Мондый ваемсызлыклар еш кына күңелсез тәмамлана шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта юл һәлакәтендә кеше гомере өзелде