Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды

Кайбыч «Миләшкәй» балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды. Ике ай вакыт узса да, әле дә аны һәр көн сагынып искә алабыз.

Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар, инглиз телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Портфелеңне җый», «Сүзләр төзе», «Буталчык саннар» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.

Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячебез Айгөл Миңнуллина мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Балаларыбыз өчен әнә шулай җан атып, аларны яратып йөрүенә таң кала идек.

Шулай ук музыка җитәкчесе Лилия Вәлиуллина, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячебез Гөлгенә Җиһаншина, тәрбияче ярдәмчесе Алсу Хәйретдинова, шәфкать туташы Миләүшә Нәҗметдинова, завхоз Венера апабызга, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләр Ләлә һәм Резидә апаларына балаларның рәхмәте чиксез.

- Бүген без 29 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрәбез - мәктәпкә озатабыз, - диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Сәвия Тимершина. - Алардан да акыллы, матур беркем юк. Шуңа күрә безгә аеруча да моңсу. Без киләчәктә дә алар белән горурланырбыз.

Балаларга дипломнар, альбом һәм бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

«Миләшкәй» балалар бакчасына йөргән балаларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды