Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Халыкара өлкәннәр уңаеннан Олы Кайбычта зур бәйрәм үткәрелде

Быел Кайбычта Өлкәннәр көне яңа төсмерләр белән баетылган иде.

Анда Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче барлык пенсия яшендәге кешеләр чакырылды. Яңалык буларак, быел хезмәт коллективлары үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын да шушы бәйрәмдә хөрмәтләде. Аларның һәрберсе, ветераннары белән сәхнәгә чыгып, бүләк, чәчәк букеты тапшырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручы барлык өлкән буын вәкилләренә намуслы, тырыш хезмәтләре, Кайбыч төбәген үстерүдәге өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Бүләкләүләр өлеше тәмамланганнан соң, өлкәннәргә күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Кулъяулыгым акты суларга" исемемле әсәре буенча куелган спектакль карады. Аны Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театрына йөрүче студентлар куйды. Спектакльдән соң кафеда дәвам иткән очрашуда алар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән дусларына иң матур җырларын бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X