Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Николай Макаров шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бар гомерен туган җирен, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Николай Васильевичны юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова килгән иде.

Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Газиз әтиләрен котларга балалары, шул исәптән, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та кайткан иде. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да авылдашына иң җылы теләкләрен җиткерде.
– Сез – авылыбыздагы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе, барыбызга да үрнәк булып торасыз. Тормыш иптәшегез Мария Абрамовна белән сигез бала тәрбияләп үстердегез, аларның барысы да бу тормышта үзләренең лаеклы урынын тапты. Алга таба да сезгә балаларыгыз­ның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч күңел белән яшәргә язсын.
Макаровлар, тормыш авыр­лыкларын җиңә-җиңә, бергә 55 ел буена бәхетле гомер кичергән.
– Кызганыч, безне үзе үрнәгендә тырыш итеп тәрбияләгән әниебез узган ел арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Әтиебез аны бик сагынып искә ала, үзебез дә шулай. «Минем өчен тулы мәгънәле чын тормыш артта калды инде, парлап яшәүгә ни җитә!»,  дип әйтергә ярата әтиебез, – дип сүзгә кушылды кызы Надежда Николаевна.
55 ел буена бергә яшәү­ләре уңаеннан балалары бүләк иткән сәгать тә кадерле аңа, әледән-әле шуңа күз сала. Бу сәгатьне Мариясе белән бергә төшкән фотоны куеп ясатканнар бит.  Ул үзе гомер буе колхозда тракторда эшләгән, тормыш иптәше дә хуҗалык эшеннән калмаган. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән вакытларын әле дә искә төшерәләр. Балаларын да үзләре үрнәгендә эш белән чыныктырып үстергәннәр. Алты балалары югары белем алган. Өчесе укытучы һөнәрен сайлаган: Татьяна Маркелова – математика укытучысы, Турминскийда яши, Надежда – Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры, Владимир белеме буенча педагог булса да, төзелеш оешмасында эшли. Зинаида һәм Алексей Николаевич финанс- иктисадчы белемен алганнар, Василий – юрист, ул хәзерге вакытта Апас районында прокурор урынбасары булып эшли. Геннадий белән Галина белемнәре буенча медицина хезмәткәрләре.  Уллары-кызлары гел дәрәҗле урыннарда эшли аларның. Барысы да кешелекле, игелекле.
– Без әтиебезгә бик рәхмәтле, ул безнең өчен барысын да эшләде, үстерде, кеше итте, һөнәр алырга мөмкинлек бирде, аякка басарга ярдәм итте. Барыбызның да гаиләләре бар, балалар үстерәбез. Әти-әни йортына еш кайтабыз, ул безне елмаеп каршы ала, озатып кала, – диде Алексей Николаевич.
– Шатлыклы һәм кайгылы минутларыңда ярдәм итәрлек кешеләрең булу – зур шатлык ул. Балаларымнан бик канәгать мин, картлыгымда аларның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшим. Нәселем дәвам итә: 18 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Шуңа шатланам, – диде Николай Макаров.
Әтиләренең гомер бәйрәмен, шимбәгә туры китереп, зур табын артында үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X