Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда яшәүче өлкәннәрне авылдашлары- шәхси эшмәкәр үз кафесында кунак итте

Көзләр җиткәч, төгәлрәге, октябрьнең беренче көнендә, гомерләренең алтын көзләрен каршы алучы өлкәннәребезне хөрмәтлибез. Кошман авылы өлкәннәре берничә елдан бирле бу бәйрәмне Олы Кайбыч авылында урнашкан кафеда каршылый.

Авылдашлары Равил Җәләлиев Кошманның барлык пенсионерларын үзләренә кунакка чакырып хөрмәтли. 


Авылның ак яулыклы әби-апаларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да килгән иде.

Түбән Кошман авылы мәчете имам- хатибы Ибраһим хәзрәт Сабиров очрашуны Коръән сүрәләре укып, вәгазь сөйләүдән башлады. Очрашуны Кошман төп мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм аның урынбасары Рузалия Садриева алып барды.Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлавында болай диде: 
- Кошман- райондагы иң зур, төзек авылларның берсе. Монда тырыш, эшчән халык яши. Сезнең белән кабат очрашуыма мин бик шат. Гомер үтә, әле күптән түгел генә очрашкан кебек иде, бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп киткән. Бүгенге көндә сезне бирегә җыйган авылдашыгыз Равил Җәләлиев гаиләсенә рәхмәт. Алар инде менә ничә ел өлкәннәргә шатлык бүләк итәләр. Әлеге изге гамәлләре үзләренә игелек булып кайтсын, булган малларының бәрәкәтен күреп, муллыкта яшәсеннәр. Сезне барыгызны да әлеге күркәм бәйрәм белән котлап ныклы сәламәтлек, озын гомерләр, тыныч, бәхетле картлык телим, - диде ул. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев