Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошманда яшәгән әнибезнең яшьлеген сугыш урлаган

Еллар узган саен кеше хәтере дә томаннар эчендә кала. Хәтер генәме соң, кеше гомере дә, узган тормышы да.

Сагынып сөйләргә, үткән елларны елга агышына карап торсаң гына, күзалларга буладыр – анда да озак уйлансаң гына. Шул елга агышында гап-гади әнием язмышы: аның эшчән куллары, бик күп колхозчыларныкы кебек, авылны яшәткәндер... ТАССР тарихын язучылар буыныннан ул.
Авыл тормышы... Бу тормышның нинди икәнлеген үзе авылда яшәгән кеше генә белә. Җиңел түгел иде ул авылда калган кешенең яшәүләре: мәңге бетмәслек көндәлек хезмәт, көянтә белән су ташулар, борчак җирен чалгы белән чабулар, станциягә вагон бушатырга йөрүләр,сенаж базында печән таратулар..
Сөйләр сүзем гап-гади колхозчы булып эшләгән, авылда туып, шунда гомер кичергән әнием турында.Әнием Шәмсекамал Сәлахтин кызы Кошман авылында, биш абыйсының яраткан сеңелесе булып, 1924 елның 14 февралендә туа. Кошман – иң борынгы авылларның берсе. Аның турында 16 гасырдан ук билгеле. Ә табигатенең матурлыгы “Яланаяклы кыз” татар нәфис фильмында бик ачык күрсәтелгән. (Бу фильм безнең авылда төшерелгән). Авылның язмышы да, әнием язмышы кебек, бер-берсенә бәйләнгән.
Колхозлашу еллары. Әнием сөйли: “Әти колхозга кермәскә тырыша иде. Бер төнне шулай абыем Зиятдин кайтты (ул районда милиционер булып эшли иде). Әгәр дә иртә белән колхозга керергә гариза язмасагыз, сезне авылдан куалар, ди. Таң атуга, әти колхозга керергә китте”. Уртача хәлле крестьян өчен бу адым бик дулкынландыргыч булган.
Бабай белән әби балаларны еракка җибәрмәгән, шуңа күрә 1934-1941 елларда бер өйдә 5 гаилә яшәгән. Аларның балалары да булган бит. “Дус яшәдек “, – дип искә ала иде әни. Каенана-килен проблемалары ул вакытта да читләтеп үтмәгәндер, ләкин гаиләләр нык, тырыш булган, тормышның авырлыгын бергә-бергә күтәргәннәр.

Беренче тетрәнү

Бөек Ватан сугышы башланганда, 17 яшьлек кызны Апаска хисапчылар курсына җибәрәләр. Тормышта беренче тетрәнүне ул шушы вакыт ала. Төнге 11 дә, март аенда, әтисенең үлгәнлеген ишетеп, чабатадан карлы су ерып, урманнар аша берүзе елый-елый авылга кайта. Шайтанка чокырына җиткәч, бүреләр белән очрашуы да шул төндә була. Җан әрнүен сизгәндәй, бүреләр тимиләр,юлда калалар. Тик берсе генә авылга кадәр артыннан калмыйча озатып кайта. Күрәсең, бүреләр дә аның кайгысын аңлаган, якын килергә базмаганнар. Бу вакыйга турында әни, еллар үткән саен искә алып, үзе генә түгел, безне дә елатып сөйләгәнен хәтерлим.
Курсларны тәмамлап кайткач, аны кырчылыкка бригадир итеп куялар. Ул еллардагы авырлыклар... Ирләр сугышта, хатын-кызлар көне-төне кырда. Әнинең дә 5 абыйсы сугышка китә. 1944 ел. Колхозның 5 гектар бәрәңге җире кар астында кала. Ул елларда закон коры –синең фикереңне тыңлаучы юк, төрмә көтә. Менә шулвакыт уполномоченный булып эшләүче Зияфтин Насретдин улы, башың төрмәдә чери бит, дип куркытып, кияүгә ала. Егете армиядә кала. Әти белән аерма 28 яшь була. Соңыннан әнине юкка куркытканнары беленә, ул вакытта инде соң була. Әби аерылышуга каршы килә: “Яшь балаң белән окоп казырга җибәрер, балаң турында уйла”, – ди. Бу – әни өчен икенче тетрәнү.
Ә иң авыры – сугыш беткәч була: 4 абыйсы – Фәттах, Борхан, Зиятдин, Әкрам – яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Исемнәре Хәтер китабында гына кала... Бары тик Әбзәлтин генә, яраланып, исән-сау кайта. Хатыннары – тол, балалары ятим кала. Әни гомер буе хәлләрен белешеп, апалар белән дус яшәде.

Яшәү үрнәге күрсәтүче

Тормыш алга бара, яшәргә кирәк. Армый-талмый авылда эшләүне дәвам итә. Ындыр табагында көне-төне эшләү (ул вакыттагы игеннәр хәзер дә күз алдында-тау-тау өелеп ята иде, ничек кул белән эшкәртеп бетерделәр икән!), сенаж базында печән тарату, ул үләнне сәнәк белән тартып алу бик күп көчне ала иде. Ә кыш көне, бер төркем хатыннар белән, Колаңгы станциясенә барып, вагон бушатулар, кул белән чөгендер җирен казулар, 16 ел буена иген агулаулар...  Әле акчасын түләсәләр икән. Бәлки шушы авыр эшләр әнине тагын да “чыныктыргандыр”, Аллага шөкер, ходай аңа озын гомерне бирде.
Әниебез – киң күңелле кеше иде. Күршебез, Мәгъсумә апа – ялгыз карчык, ире сугышта үлгән, 30 ел каенанасын тәрбияләгән – үзе генә яши алмагач, картлар йортына җибәрергә карар иткәннәр. Әби, китәсе килмичә, әни янына кереп егылган: “Җибәрмәсәнә чит-ят җиргә, синдә яшим әле”,– дип зар елаган. Әнием аны 5 ел карап, соңгы юлга озатты, каберенә чардуган куйдырды. Менә бу мисал да тәрбияви әһәмияткә ия. Чөнки шушы җирдә яшәп картайган Мәгъсумә әбине авылында мәңгелек йортта калдырткан. Әнием бу очракта да авылдашларына яшәү үрнәге күрсәткән.
Безнең әни – танылган аш-су остасы иде. Кемгә нинди аш-су үткәрергә кирәк, барысына да булышты. Аның пешергән бәлешләре, юкалары ашап туйгысыз була торган иде.
Бервакыт безнең урамда яшәүче хатыннар чигү эшенә тотындылар. Әсмабикә апа, Фәридә апа, Сара апа һәм әни иске җәймәләрне җыялар да, төрле төсле йон җепләр белән чигәләр. Аларның матурлыклары: идәндә дә, стенада да шулар иде. Кул эшенә осталык әнинең шөгыле иде, шул келәмнәр, паласлар, үзе бәйләгән шәлләр белән бәйгеләрдә дә катнашты.
Ул озак еллар буе судта халык утырышчысы булды, анда да кешеләргә булышуын дәвам итте. Авыл советына депутат булып сайланды, ата-аналар комитетында да аның белән киңәшләшәләр иде. «Хезмәт ветераны» исемен бирделәр, күп медальләр белән бүләкләделәр.

Дүрт балага
гомер бүләк итте

Әни әти белән дүрт бала –ике кыз, ике малай үстерделәр. Һәрберсенең – үз тормышы, үз гаиләсе. Балачактагы  бер күренеш гомер буена күңелемдә уелып калган. Коеп яшенле яңгыр явып үтте. Әни, Һарун абый, Ләлә апа манма су булып чыланып кайтып керделәр. Ул көннәрдә һәр гаилә, бүлеп алып, борчак җирен чаба иде. Бер кешегә – 3 гектар. Өчесенә 9 гектар туры килә. Бер гектар өчен 30 сум түләгәннәр. Әле ул борчак чорналып беткән, чабарга бик авыр булган. Комбайн суктыра алсын өчен, өч юлны берләштерергә кирәк. Җитмәсә, җил чыгып, очыртып китә. 90 сум акчага ул елны студент апага пальто алдылар, ә үзе теләгәне 130 сум булган, ләкин акча җитмәгән. Шундый кыен шартларда эшләгәннәр. Барлык балалары да тормышта үз урыннарын таптылар. Олы улы Рунис Самарада, Һаруны Казанда яши. Ләлә белән мин авылда калдык. Ләлә гомер буе Кайбычта Пенсия фондын җитәкләде. Мин  Югары Ослан районында мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләдем.
Аллаһы Тәгалә әнигә гомерне   үлгән абыйлары өчен дә биргәндер. 90 яшенә кадәр бәрәңге утыртты, яшелчәләр үстерде. Дөрес, аннары, инсульт кичереп, биш ел урында ятты. Соңгы көннәренә кадәр аны кызы Ләлә карап тәрбияләде.
Әйе, гомер ул – аккан су кебек. Кеше тормышы да шулай: яши-яши дә, җирдә эзен калдырып китеп бара. Хикмәт шунда, нинди эз калдырып китә бит...
Кызганыч, тыл ветераны иң зур бәйрәм – Җиңүнең 75 еллыгын күрә алмады. Аны 2019 елның 5 сентябрендә 95 яшендә соңгы юлга хөрмәтләп озаттык. Әни белән бер гасыр вакыт үтеп китте кебек.
 Авылның яшәвенә әнием шикелле гап-гади колхозчылар тырыш хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәр, үзләренең борчу-шатлыклары, уй-фикерләре белән яшьләргә булышканнар, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгәннәр.
Машинада гына узып китәм,
Туган авылым кала юл буенда.
Туган йортның ишекләре бикле,
Күңелемә шуңа кыен ла.
Машинада гына карап узам,
Юл буенда аккан чишмәне.
Тукталам да,  уйга калам,
Искә төшә кое сиртмәсе.
Машинада гына килеп туктыйм,
Капка төбе түгел, зиратка.
Тыныч йокла, әни, әти.
Мизгел! Тукта әле беразга.
Машинада гына узып барам,
Күрәмен, авыл гөр итеп яши.
Димәк, тормыш дәвам итә,
Димәк, югалмый монда кеше!

Люзия Халикова, пенсиядәге укытучы. Югары Ослан – Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев