Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәчетләрдә белем алган укучылар өчен Сабантуй үткәрелде

“Имәнлек” паркында җәй айларында бәйрәмнәр еш үткәрелә. Тирә-юне яшелеккә күмелгән әлеге паркта бу юлы авыллардагы мәчетләрдә дин сабаклары алган балалар өчен Сабантуй оештырылды.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин әйтеп узганча, әлеге чарага җәйге каникуллар вакытында мәчетләрдә оештырылган рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә 21-31 июль көннәрендә укыган балалар чакырылды. Мәчетләрдә дини укулар 2007 елдан бирле алып барыла. Моңарчы без белмәгән коронавирус авыруы килеп чыккач кына аны былтыр үткәрмәскә булганнар. Районыбызның унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүширмә, Колаңгы, Имәнле Бортас, Мөрәле, Кошман (ике мәчетле авыл), Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүтидәге мәчетләрдә рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Балаларны бәйрәмгә остазлары белән бергә чакырганнар иде.
– Быел мәчетләрдә 186 бала дини белем алды һәм ял итте. Аларга тәрбияви максаттагы сабаклар да бирелде. Араларында әби-бабаларына шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бар иде, – диде район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин. –Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы алты шәкерт Колаңгы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кошманда дини практикаларын узды. Алар имамнарга дәресләр алып баруда ярдәм итте. Шунысы куанычлы, алар ның дүртесе безнең җирлектә туып-үскән. Ди мәк, киләчәктә имамнарыбызга лаеклы алмаш үсә. Шәкертләр бүгенге бәйрәмдә дә катнаша, алар Коръән сүрәләре дә укыячак.
Яшь дуслары белән очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.
– Балаларны иман юлына бастырудагы эшчән лекләре өчен барлык имамнарга, остазларыгызга тирән рәхмәтемне белдерәм. Динебез чисталыкка, пөхтәлеккә, бер-береңә булышырга, миһербанлы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өнди. Бүгенге көнгә кадәр алган белемнәрегезне тормышта кулланып, күпмилләтле илебездә бергә тату яшик, – диде ул. – Бәйрәмдә ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче “Наз” фонды директоры Нурания Сәйфетдинова да катнаша. Безгә һәр кайтуында балаларны бүләкләре белән сөендерә ул. Аңа районыбыз халкы исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, мәйданда спорт ярышлары, төрле уеннар башланып китте. Чүлмәк тә ваттылар, капчык та киеп чаптылар, аркан тартыштылар, турникта тартылдылар, кызлар скакалкада сикерде. Команда белән аркан тарттышуда егетләрдән беренчелекне Олы Кайбычта, икенче урынны Кошман, өченче урынны югары Кошманда яшәүчеләр яулады. Кызлардан беренчелекне Олы Кайбыч, икенче- өченче урыннарны Борындык, Кошман кызлары алды. Нәни балалар җептән уенчыклар кисте. Башка мавыктыргыч уеннар да оештырылды. Дамир хәзрәт бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне мулдан әзерләгән иде.
– Балалар өчен мондый чаралар үткәрүне бик кирәк дип саныйм. Алар дини белемнәрен камилләштерәләр, бер-берсе белән аралашалар. Шул ук вакытта бу бәй рәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да булып тора. Командада чыгыш ясап, көчнең бердәмлектә булуына инаналар. Балаларга дин сабаклары бирү алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки бала күңеле тирәлектә булган барлык вакыйгаларны үзенә сеңдерә, начарлык сеңгәнче, алар күңеленә динебезне сеңдерсәк, яхшырак булыр, минемчә, – диде хәзрәт.
Чүти авылы имамы Рә шит Вильданов та әңгәмәбезгә кушылды:
– Быел безнең мәчет тә 35 бала укыды. Араларында кунак ка кайтучылары да бар иде. Аларны тормыш иптәшем Асия укытты. Ул Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган иде.
Кайбыч районы мөхтә сибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм иткән Татарстан Диния нәзарәте, "Ислам мәдәнияте, мәгарифе һәм фәне" фондына, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, тәмле ризыклары белән сыйлаган “Заман” җәмгыяте җитәкчесе Равил Җәләлиевка рәхмәтле. Тәмле пылауга Борындык егете, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Айдар Гыйбадуллин белән Олы Кайбычтан Мөкатдәс абый Галләмовның өлеше кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев