Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле – зирәкләр мәктәбе

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында эфирга чыгучы "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында чираттагы җиңү: бу юлы Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбенең "Зирәкләр" командасы татар музыка сәнгате буенча белемнәрен күрсәтте.

Башкалага бәйгегә барганчы, иң зирәкләрне ачыклау өчен Мөрәле мәктәбендә үз "Тамчы-шоу"ларын оештырганнар. 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында беренчеләре җитезлек һәм зирәклек күрсәткән, шобага тотып, арадан өч укучыны - Лиана Сибгатова, Булат Гобәев һәм Алмаз Гыйбадуллинны сайлап алганнар. Татар халык музыка уен кораллары, татар композиторларына багышланган шоуга кадәр музейда композитор Нәҗип Җиһанов иҗаты белән танышулары да зур ярдәм күрсәткән. Кукмара районының Югары Арбаш урта мәктәбе командасы белән көчләр тигез булган. Өченче турда капитаннар ярышында Алмаз, барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, командага җиңү китергән. "Зирәкләр"не уңышлы чыгышка әзерләгән сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Гарапова, мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рушания Мозаффаровалар әйтүенчә, "Зирәкләр"нең уены җәй айларында эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тамчышоу” интеллектуаль уены