Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино авылына Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьтан рәхмәт хаты килде

Надеждино авылында яшәүче Валентина һәм Владимир Кузнецовлар бу көннәрдә шатлыклы хисләр кичерә.

Аларга уллары Андрей (рәсемдә алгы планда) хезмәт итүче хәрби часть командиры Р. Панков кул куйган Рәхмәт хаты килеп төште. Хәтерегездә булса, без Андрей Кузнецовның Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итүе турында язган идек инде. Ул хәрби частьларга элемтәчеләр әзерләүче 623 нче Межвидово төбәкара уку үзәгендә хезмәт куя. Россия Кораллы Көчләре сафларына Казан федераль университетын экология белгечлеге буенча тәмамлагач алынган. Югары белемле якташыбыз армиядә намус белән хезмәт итә.
Рәхмәт хатында мондый юллар бар: ”Хөрмәтле Владимир Александрович һәм Валентина Григорьевна! Сезнең улыгыз Андрей элемтә өлкәсендәге хәрби техника, җиһазларны аеруча тырышып өйрәнә, техника серләренә тиз төшенә, инициатива күрсәтә. Аңа җаваплылык хисләре хас, ихтыяр көче ныклы. Сез хаклы рәвештә улыгыз белән горурлана аласыз!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев