Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында Хәтер Китабының электрон варианты барлыкка килде

Надеждино мәктәбенең тарих укытучысы Олег Калеевның тырышлыгы белән барлыкка килгән Хәтер Китабы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына зур бүләк. Нәкъ менә ул эзләнү эшләрен алып барган. Дөрес, әлегә бу китап электрон вариантта.

– 1994 елда Татарстан Республикасында Хәтер Китабы дөнья күр-де. Әнә шул кадерле китапны кулга алгач, үзебезнең авыл җирлеге буенча да, электрон вариантта гына булса да, сугышта катнашкан авылдашларны барлау теләге туды. Авылда Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлдәге исемлек минем өчен зур ярдәмче булды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә бөртекләп җыйган бөтен мәгълүматларны бер системага сала башладым, – диде Олег Николаевич.
Тарих битләрендә генә калган сугыш чоры материалларын туп-лау бер дә җиңел түгел, энә белән кое казуга тиң. Олег Калеев та, якташлары турында мәгълүматлар җыю өчен, сәгатьләр буена Кремник.ру, Халык хәтере, Халык батырлыгы, ОБД- Мемориал (2007-02015 еллар) сайтларында утыра. Сугышчылар турында яңалыклар күбрәк табылган саен, бу эшкә кызыксынуы арта гына бара.Эзләнүләре нәтиҗәсендә тапкан материалларны Татарстан-дагы Хәтер Китабыныкына охшатып бергә туплый. Электрон вари-антта үз сайтына урнаштыра.
– Надеждино авылының Хәтер Китабын 2017 елда төзедем. Анда Бөек Ватан сугышында  катнашкан 202 якташыбызның исеме кер-телде. Китапның электрон вариантын Инфодәрес һәм Nsportal сайтларына урнаштырдым. Сайтка керүчеләр, бу тема белән кызыксынучылар саны арта башлады. Бүгенге көнгә сайтка меңнән артык кеше кергән. Уй-фикерләрен, теләкләрен язып калдыручы-лар да бар. Алар белән даими язышып торабыз, – диде Олег Нико-лаевич. – Китапны тулыландыру дәвам итә. Хәзерге вакытта Надеждино авылының Хәтер Китабы сайтын булдыру өстендә эшлим.
Сайтларда эзләнү барышында  якташларының яңа исемнәрен, аларның җирләнгән урыннарын ачыклый. Ул солдатларның күбесе хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Әсирлеккә эләгүчеләр турында да мәгълүматлар тапкан.
 – Мисал өчен, Нева мәйданчыгында һәлак булучылар турындагы язмаларны өйрәнгәндә, дүртесенең безнең җирлектән булуын ачык¬ладым. Өчесе – Кичкееводан, берсе Репьевкадан булып чык-ты. Алар арасында 1922 елда туган Матвеева Евдокия Андреевна да бар. Ул 41 нче зенит-пулемет полкында пулеметчы булып хезмәт иткән, Ленинградны саклауда катнашкан, Белоруссия тер-риториясендә һәлак булган. Анда бер бәрелеш вакытында җиде кызның гомере өзелгән, аларның барысы да Татарстаннан, – диде ул.
Хәтер Китабының икенче өлеше туган авылыбызга исән-сау  әйләнеп кайткан сугыш ветераннары хакында булачак. Фронтта катнашкан хатын- кызлар турындагы язмалар да булачак, сол-датларның сугышчан юлы картасын да төземәкче булам.
– Китапта Надеждино авылы солдатлары турында гына сүз бара-мы? Җирлек составындагы башка авыллардагылары да искә алы-намы?
– Мин төзегән Хәтер Китабында җирлектәге барлык каһарманнарыбыз турында да мәгълүмат булачак. Хәзер бабаларыбыз, ерак бабаларыбыз, туганнарыбызның сугышчан юлын белү, тарихи материалларның күчермәләре белән танышу мөмкинлеге бар. Надеждино авыл җирлеге тарихы Россия тарихы белән бергә үрелеп бара, – диде педагог. – Ул тарихны без генә түгел, алдагы буыннар да белергә бурычлы.Бөек Ватан сугышы елларындагы халык батырлыгы – мәңгелек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X