Наркоманиягә каршы көрәш – дәүләт югарылыгында
4 февральдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә, наркотик һәм психотроп матдәләр таралышына каршы көрәш буенча комиссиясе һәм Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТРдагы идарәсе коллегиясенең ТР муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция режимында уртак утырышы булды.
Анда сүз узган елдагы уртак эш нәтиҗәләре, 2013 елга бурычлар турында барды. Әлеге утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТРдагы идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР буенча Баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хамадишин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев сүзләренә караганда республикада наркотикларга бәйле хәл әле дә катлаулы кала. Соңгы ике елда республикада 1,7 тоннадан артык наркотик законсыз әйләнештән чыгарылган, шуның 237 килограммы героин. Соңгы елда гына да 20 төр психоактив матдә ачыкланып, кулланылыштан алынган. Узган ел оешкан төркемнәр һәм наркоберлекләрнең 50 лидеры кулга алынган.
Видеоконференция азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов наркоманиягә каршы көрәштә сизелерлек өлеш керткән, хезмәтендә югары уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, дәүләт бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев