Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә керәшен чиркәве ачылды

Олы Тәрбит авылында зур вакыйга: анда өр-яңадан төзелгән чиркәү ачылды.

Узган гасырның утызынчы еллары – колхозлашу чорыннан ук чиркәүсез яшәгән авыл халкы өчен көтеп алынган көн булды ул. Совет чорында, дин кысыла башлагач, аны япканнар. Ниһаять, бер гасырга якын вакыт узгач, авылларында кабат Ходай йорты ачылды. Моңа өлкән буын кешеләре генә түгел, бөтен авыл халкы, Мәлки төбәгендәге керәшен авылларында яшәүчеләрнең барысы да чиксез сөенде. Бу чиркәү – райондагы беренче керәшен чиркәве. 
Гыйбадәтханә ачу тантанасы иртәнге сәгать тугызга билгеләнсә дә, аның тирәсе сигезләргә үк машиналар белән тулган иде. Ходайның барлыгын тоеп, аның кануннарына буйсынып яшәүче һәм башка авыллардагы чиркәүләргә гыйбадәт кылырга йөрүче православлар гына түгел, күңелләрендә иман нуры булганнарның барысы да килгән иде. Аларның бу вакыйганы көтеп алулары шатлык тулы йөзләреннән күренеп тора. Чиркәү ачылу хәбәрен ишетеп, ераклардан якташлары да күп кайткан, күрше Чувашия Республикасыннанкилүчеләр дә байтак иде. Шатлыкларын уртаклашырга килүчеләр арасында мөселманнарның да күп булуы конфессияара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуының, төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенең ачык мисалы. 
Керәшен чиркәвен ачу тантанасына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килүе аерым бер вакыйгага әйләнде. Митрополитны Кайбыч чигендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм Турминский чиркәвеннән Надежда анакай ипи-тоз белән каршы алды. Тантана кунаклары арасында чиркәү төзелешенә ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе – Татарстан Республикасы “Уникс” баскетбол клубы президенты Евгений Богачев та бар иде. 
Олы Тәрбит авылындагы Изге Троица чиркәвен изгеләндерү өч сәгать дәвам итте. Митрополит Кирилл яңа гыйбадәтханәгә митрополит Феофан (Ашурков) кельясыннан Петр һәм Павел образын тапшырды. Чөнки чиркәү Феофан фатыйхасы белән төзелә башлаган. Дин әһеле Кирилл аның рухына дога кылырга чакырды. Ходай юлындагы эшчәнлекләре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Турминский авылындагы чиркәүдән Надежда һәм Николай атакай рмолаевларга, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
– Бүген бездә зур бәйрәм. Районыбызда төрле милләт кешеләре дус-тату яши. Без барыбыз да бер- беребезнең гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итеп яшибез. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кайтканы өчен Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга олы рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге гыйбадәтханә ачылуын авыл халкы озак көтте. Мондый зур эшне башкарып чыгу өчен сәламәтлек, икенчедән, зур теләк кирәк. Олы Тәрбит авылы халкының чиркәү төзү теләге зур иде. Ходай ярдәме белән без бу теләкне тормышка ашырдык. Мондый вакыйга йөз елга бер генә буладыр. Әлеге чиркәү төзелешендә катнашкан һәркемгә, Николай атакайга, барлык иганәчеләргә сәламәтлек телим,–диде Альберт Илгизәрович. 
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әйтеп узганча, Олы Тәрбиттә Изге Троица чиркәве җирлекнең ветераннар советы рәисе Василий Уткин инициативасы белән биш ел дәвамында төзелде. Анда Турминский авылындагы Изге Троица чиркәвеннән Николай атакай Ермолаев узган ел ук дини хезмәт күрсәтә башлаган. 
– Авылыбызның оста куллы егетләре Николай Тараканов, Алексей Кошкин, Руслан, Алексей Воробьевлар, Эдуард Галкин, Юрий Абульханов һәм башкалар чиркәүнең стеналарын өюдә зур эш башкарды. Аларга кирпеч, измә әзерләп торуда авыл халкы булышты. Төзелеш эшләреннән авыл кешеләре читтә калмады. Авылдашларым бердәм, рәхмәт аларга,– диде Петр Тараканов. 
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Чистай шәһәреннән керәшен халык ансамбле дә кайткан иде. Бу ансамбль белән озак еллар буена баянчы Василий Митрофанов җитәкчелек итте. Ул чыгышы белән Олы Тәрбиттән иде. Гомере иртәрәк өзелгән шул, аны туган авылына алып кайтып җирләгәннәр. 
– Безнең авылда бүген олы бәйрәм. Изге Троица чиркәвенең ачылуына бик куандым.Төзелешне башлап җибәрү өчен янып-көеп йөргән Василий Уткинның урыны оҗмахта булсын. Рухы шаттыр дип беләм. Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур, ул да ярдәменнән калдырмады, – диде шушы чиркәүдә эшләүче Наталья Алексеева. – Мин үзем шушы авылда үстем. Совет чорындагы чиркәүне мәктәп итеп үзгәртеп корганнар. Без шул мәктәптә белем алдык. Авыл халкы гомере буе Чувашия Республикасының бездән ерак булмаган Луцкое авылындагы чиркәүгә йөрде. Ун-унбиш ел элек элеккеге мәктәп бинасын гыйбадәтханә итеп үзгәрттеләр. Николайатакай халыкка дин хезмәте күрсәтеп килде. Туган авылыма без ирем Николай Витальевич белән ун ел элек Сургуттан күченеп кайттык. Мин чиркәүдә склад мөдире дә, дини кирәк- яраклар сатучы да, җыештыручы да, хуҗалык эшләрен дә алып барам. Авылдашым Валентина Кошкина дини җырлар башкаручы булып тора. Соңгы вакытта чиркәү өчен 200 мең сумлык кирәк-ярак сатып алдык. Барлык танышларыма, дусларыма шалтыраттым, берничә көн эчендә Мәскәү, Ульян, Чабаксар, Казан шәһәрләрендәге дуслар, Апас рай¬онында яшәүче бертуганым әлеге изге эшкә үз өлешен кертте. 
Шушы авылда үсеп, бүгенге к ө н д ә  Р о с с и я н е ң  т ө р л е  төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә бу вакыйгадан читтә каласы килмәгән.Елизавета Корникова, мәсәлән, Красноярск якларыннан кайткан. 
– Без үскәндә авылда чиркәү юк иде. Авылыбызда Изге Троица чиркәве ачылуына бик сөенәм, – диде ул. 
Митрополит район башлыгы белән бергә Турминскийдагы Изге Троица чиркәвендә булды, Бәли авылында төзелүче чиркәүдә эш барышын карады. Анда авыл халкы, төзүчеләр, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов белән ара¬лашты, төзелеш эшләренә ярдәм итәчәген белдерде. Митрополит Кирилл безнең районнан матур фикерләр белән китте. “Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, шуңа күрә изге эшләргә ашыгырга кирәк. Ходайны авыр чакта гына искә төшерүчеләр дә бар. Ә сез, киресенчә, Ходай турында уйлап, әнә нинди чиркәү төзеп куйгансыз, тагын берсендә төзелеш гөрләп бара. Барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул.

Татьяна Митрофанова: “Чиркәүгә кергәч, җан тынычлана"

Күптән көтелгән чиркәүне изгеләндерү, анда беренче гыйбадәт кылуга бик күп кеше җыелды. Үзебезнең чиркәү булганчыга кадәр бәйрәмнәрдә Турминский авылындагы, күрше Чувашия Республикасындагы Луцкое авылы чиркәвенә йөрдек. Балаларыбызны да шул чиркәүләргә барып чукындырдык. Хәзер үзебезнең матур чиркәвебез бар. Ул тыштан да, эчтән дә бик матур. Анда кергәч, күңелгә җан тынычлыгы иңә. Авыл халкы чиркәү өчен акчасын да, көчен дә кызганмады. Шушы чиркәүне төзү өчен янып-көеп йөргән мәрхүм Василий Уткинны да искә аласым килә. Чиркәү төзелешенә башлангычны ул куйды. Җаны тынычланып калгандыр инде. 
Хәзер безгә бу иман йортын буш тотмаска тырышырга кирәк. Службаларга бәйрәмнәрдә генә түгел, служба булган саен йөрергә кирәк. Күңелдән Ходай Тәгаләнең нурын, иманын жибәрмик.

 Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл: ”Безгә тыныч дөньяда бердәм булып яшәргә язсын!" 


Без бүген бик зур эш башкардык: Олы Тәрбит авылы уртасында балкып утыручы чиркәүне изгеләндердек. Ходайны яратып, Аның йортын – чиркәүне төзүчеләр алдында баш иям һәм чын күңелемнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Минем Кайбычка әле беренче тапкыр гына килүем. Иң элек шуңа игътибар иттем: монда хезмәт сөючән халык яши. Әлеге чиркәү кешеләрнең Ходайны онытмаулары турында сөйли. Бу – иң мөһиме. Чөнки кешелек дөньясының төп проблемасы – кайберәүләрнең Аллаһыны онытуында. Аны көн дә түгел, ә авырлык килгәндә генә искә алучылар күбрәк. Аллаһы Тәгалә – Иҗат итүче, безне дөньяга Ул тудырган, Ул безнең өчен җирне барлыкка китергән. Ә бүген кешеләр ничек яши? Ул үзен бу җирдәге иң төп кеше итеп хис итә. Әгәр кеше абынса, кайгы килсә, Ходай аңа үзенең барлыгын белгертә. Кеше ничек кенә көчле булса да, ул барыбер авырый, аның барысы¬на да көче җитми. Тормыштагы күп вакыйгалар кеше теләгеннән башка гына уза, чөнки ул Аллаһы кануннары буенча яшәми. Безнең бурыч– Ходайны гел искә алу, Ул кушканнар буенча яшәү. Бездән башка әйбер таләп ителми. 
Олы Тәрбиттә чиркәү ачылуга барыбыз да сөенә. Ул халыкка озак еллар хезмәт итсен. Безнең бабай¬лар, әтиләр күз алдында иң изге әйберләр – чиркәүләр, мәчетләрне җимергәннәр, иконаларны, изге китапларны яндырганнар. Мондый начар гамәлләр инде арт¬та калган дип уйлыйм. Иң мөһиме – без Ходайны таныйк, яшәгән һәр көнебезгә куанырга кирәк. Чиркәү төзелешендә ярдәм иткән өчен Николай атакай Ермолаевка, район башлы¬гы Альберт Рәхмәтуллинга, иганәче Евгений Богачевка, авыл халкына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.Җир йөзендә татулыкта, тынычлыкта бергә яшәргә язсын иде. Безгә тынычлыкта бердәм булып яшәргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев