Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәдәният бүлеге методисты Наталья Баһавиева Владимир өлкәсендә булып кайтты

ТР Мәдәният министрлыгы республиканың мәдәният хезмәткәрләре өчен Владимир өлкәсенә сәяхәт оештырды.

Туризм һәм музей эше өлкәсендәге эшчәнлек, экология туризмы, мәдәни-тарихи туризм, халык иҗатын һәм халык-сәнгатен үстерү өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнү максатындагы бу сәяхәт 17-21 март көннәрендә узды. Анда Олы Кайбыч мәдәният бүлеге методисты Наталья Баһавиева һәм Татарстанның тагын сигез районыннан вәкилләр катнашты. Наталья Анатольевна әйтеп узганча, алар Горький исемендәге фәнни китапханәдә, Сәнгать хезмәткәрләре йортында, Суздаль, Муром шәһәре буйлап экскурсиядә булган, этнотуризм һәм халык мәдәнияте буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә, китапханә эшчәнлеген яхшырту, халык аваз иҗатын саклауга багышланган утырышларда катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәдәният бүлеге методисты Наталья Баһавиева

2
X