Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгырылыш кичәсе район мәдәният йортында узды

Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгырылыш кичәсе район мәдәният йортында тантаналы төстә узды. Быел мәктәпне 28 укучы тәмамлады.

Укучыларның шатлыгын уртаклашырга укытучылары, әти-әнилөре дә килгән иде. Тантана чыгарылышларның мәктәп елларын чагылдырган видео караудан башланып китте. Мәктәп директоры Алия Биккулова алтын медальгә лаек булган Алия Сафина һәм көмеш медаль иясе Зилә Сибгатуллинга лаеклы бүләкләрен тапшыру өчен сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны чакырды.

Альберт Илгизәрович укучыларга алда торган зур тормыш юлында яңадан-яңа уңышлар, Кайбыч укучысы исемен горур йөртүләрен теләде. Чыгарылышларның барысына да район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды. "Алтын кырлар" агрофирмасы да үз хезмәкәрләренең балаларына бүләкләр әзерләгән иде. Аттестатлар тапшырылганнан соң, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүдәге уңышлары өчен Айдар Сибгатуллин, Алена Макарова, Илүзә Гыйсмәтуллинага Мактау кәгазьләре бирелде. Мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар да бүләкләнде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Лилия Сафина мәктәп коллективына тирән рәхмәтен белдерде. Тантана эстраданың яшь йолдызы, якташыбыз Ландыш Хөсәенованың җырлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгырылыш кичәсе район мәдәният йортында узды