Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы, трактор проектын ясап, Россия Президенты премиясенә лаек булды

Башкалабыз Казанда "Мәгариф" өстенлекле милли проект кысаларында сәләтле яшьләргә тапшырыла торган Россия Президенты премиясе лауреатларын һәм Татарстан Президенты стипендиатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чарада райондашларыбыз - Олы Кайбычтагы "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рифат Вәлиев һәм аның укучысы Илһам Гыйниятуллин да катнашты.

Залда җыелучыларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина тәбрикләде. Ул ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның мөрәҗәгатен җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьтә, нигездә, "Мәгариф" өстенлекле проектын тормышка ашыру нәтиҗәләренә сигезенче тапкыр йомгак ясалуы һәм бу проектның республикабызны илкүләмендә танытуы турында әйтелде.

Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле анда 1285 яшь татарстанлы бүләкләнгән. Быел бөтенроссия лауреаты буларак - 168, Татарстан Республикасы Президенты стипендиаты буларак 8 кеше билгеләп үтелде. Татарстан Президенты стипендиатларының бишесе шул ук вакытта Россия Президенты премиясе белән дә бүләкләнде. Ул биш номинация буенча бирелде. "Өйрәнү-тикшеренү эшчәнлеге" номинациясендә җиңү яулаган 110 укучы арасында Олы Кайбыч мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илһам Гыйниятуллин да бар. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә автомобиль модельләре ясау белән шөгыльләнүче бу егетебез әлеге бәйгедә узган ел да 1 урынны яулаган. Ә бу юлы ул бәйгегә трактор проектын әзерләгән иде.

- Автомобиль модельләре ясау белән сигезенче класста укыганда шөгыльләнә башладым. Бик ошый. Тырышсаң, уңышка ирешергә була, - диде Илһам.

Бөтенроссия һәм төбәкләр арасында үткәрелгән олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләр, шул исәптән безнең Илһам Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, статуэтка һәм 30ар мең сум премия белән бүләкләнде. Лауреатларны әзерләгән педагоглар да игътибарсыз калмады - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук статуэткалар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы, трактор проектын ясап, Россия Президенты премиясенә лаек булды