Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбенең “Девчата” отряды стройда оста йөрүләрен күрсәтте

Район мәктәпләрендә бу көннәрдә стройда йөрү, строй җыры башкару буенча бәйгеләр булды.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган бәйгедә Кошман һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре отрядлары да сафта тигез йөрү, җырлау осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч мәктәбенең 11 класс кызларын үз эченә алган "Девчата" отряды беренче урынны яулады. Алар барысы да бер төрле, мәктәп формасына киенгән, стройда да командир боерыкларын төгәл үтәделәр, строй җырын оста башкардылар.

Икенче урынны шул ук мәктәпнең 8 класс укучыларының "220 вольт" отряды алды.

Өченче урын дүртенче классның "Дружба" отрядына бирелде.

Җиңүчеләргә, бәйгедә катнашучы башка отрядларга дипломнарны жюри рәисе, мәгълүмати- методик үзәк хезмәткәре Марина Русова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбенең “Девчата” отряды стройда йөрү