Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч янындагы юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде

Узган атнада районда кеше гомерләрен алып киткән, сәламәтлегенә зыян салган авыр юл һәлакәтләре күзәтелде.

Апас эчке эшләр бүлегендәге юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин билгеләп узганча, юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, тизлекне арттыру еш кына фаҗигаләргә китерә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәреннән күренгәнчә, 14 августта иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Олы Кайбыч авылы янындагы (объездной юл) һәлакәтендә Надеждино авыл җирлегендә яшәгән ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелә. Аларның берсе һәлакәт булуга ук җан бирә, икенчесе район үзәк сырхауханәсендә вафат була. "ВАЗ" машинасы белән идарә иткән Морат авылы кешесе юл йөрү кагыйдәсен боза һәм 1983 елгы хатын-кыз идарә иткән "Мазда СХ-5" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, "ВАЗ"ның ике пассажиры да алган тән җәрәхәтләреннән һәлак була.

15 августта шулай ук иртәнге сәгать сигездә Олы Кайбыч - Колаңгы юлының Кошман авылы янындагы участогында "ВАЗ" машинасы юл читенә төшеп каплана. Югары тизлектә килгән бу машина белән Балык Бистәсе районында яшәүче 1993 елгы егет идарә иткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә аның белән бер салонда булган 1961 елгы ир кеше авыр тән җәрәхәтләре ала. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы фаҗига урынына тиз килеп җитә. Зыян күрүчене башта район үзәк сырхауханәсенә китерәләр, хәле авыр булгач, Буа шәһәрендәге сырхауханәгә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч янындагы юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде