Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүчене колониягә озаттылар

Кайбыч район прокуратурасы җинаять-башкарма инспекциясенең Олы Кайбычта шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән кешене колониягә җибәрү турындагы карарын хуплады.

Район җәмәгать суды 7 июльдә Кайбыч районы буенча җинаять-башкарма инспекциясе начальнигының хөкемгә шартлы рәвештә тартылган тартылган Сирин Гыйләҗевны ирегеннән мәхрүм итү турындагы тәкъдимен карады. Судта билгеләп узылганча, ул үтерү белән янаганы өчен бер елга хөкемгә тартылган булган. Шартлы рәвештә хөкем ителгәнгә күрә аңа даими яшәү урыныннан беркая да китмәү, эшкә урнашу, билгеләнгән вакытка инспекциягә килеп йөрү бурычы куелган. Әмма ул суд тарафыннан үзенә йөкләнгән вазифаларны тиешенчә үтәмәгәне, җәмәгатьчелек тәртибен бозганы өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Суд прокуратура фикере белән килеште һәм аны бер елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү турындагы карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүчене колониягә озаттылар