Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Питрәчтә киңәшмәдә

Бүген Питрәч районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика киңәшмәсе уза.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан агросәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак, язгы кыр эшләрен үзвакытында башкарып чыгу мәсьәләсе карала. Анда шулай ук терлекчелек продукциясе җитештерүдә фәнни-инновацион ысуллар, энергиядән сакчыл файдалану технологияләрен куллану хакында да сүз алып барыла. Бу киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләре директорлары Юрий Осипов, Рамил Каюмов катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика киңәшмәсе