Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк басучы егетләр һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр булачагын искәртеп торучы, аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы. Мәктәп тиешле белем һәм тәрбия биреп кенә калмады, ул сезгә шәхес буларак үсәргә, талант һәм сәләтләрегезне ачарга ярдәм итте. Хәзер сез, киләчәккә зур планнар корып, олы тормышка аяк басу чорында торасыз. Һәрберегезгә үз юлын табарга һәм максатына ирешергә язсын. Ә мәктәптә алган белемнәрегез уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, һичшиксез, ярдәм итәр. Яшьлек елларыгызның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сезнең алда һөнәр сайлау белән бәйле катлаулы һәм җаваплы бурыч тора. Киләчәктә сезне зур мөмкинлекләр, кызык лы ачышлар, өмет тулы якты юл көтә. Аны узар өчен күп көч һәм тырышлык кирәк булачак. Ирешкән уңышларыгыз, иҗади сәләтегез барлык хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен! Югары уку йортларын тәмамлагач, туган Кайбычыбызда көтеп калабыз. Безгә белемле, яңа мәгълүмати технологияләрне белүче, заман белән бергә атлаучы, матур идеяләре булган белгечләр кирәк. Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны – Кайбыч җирен, туган авылыгызны, әти-әниләр, укытучылар, дусларыгызны онытмагыз.
Әлеге дулкынландыргыч бәй рәм көнендә шулай ук ата-аналарны һәм белем үрләрен яулаганда үз укучыларына терәк-таяныч булган укытучыларны ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә үз һөнәрегезгә һәм балаларга булган ихлас мә хәббәтегез, яшь буынга белем-тәрбия бирүдә чиксез зур хезмәтегез өчен олы рәх мәтемне белдерәм.
Һәммәгезгә дә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Кыю һәм максатчан булыгыз һәм сез, һичшиксез, уңышка ирешерсез! Хәерле ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев