Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: ”Урманнар – тиңдәше булмаган хәзинә”

Урманнар –тиңдәше булмаган тиңсез хәзинә, табигать бүләге.

15 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН урманнарыбыз сагында торучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле Кайбыч урманчылыгы һәм махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Районыбыз урманчылары – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән квалификацияле белгечләр. Сезнең хезмәтегез традицияләре кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла. Сезнең кулларыгыз белән бүгенгесе көнгә кадәр урманнарны саклау һәм үстерү буенча зур эшләр башкарылды һәм эшләнә. Туган якның яшел байлыкларын үз кайгыртуыгыз астына алып, табигать гүзәллеген һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бәйрәм көнендә барыгызга да рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләләрегезгә һәр башлангычта уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим. Урманнар – безгә Табигать- Ана тарафыннан бирелгән байлык һәм сәламәтлек чыганагы. Аны саклау һәм арттыру,  байлык-ларыннан нәтиҗәле файдалану һәркемнең бурычы. Кайбыч урман хуҗалыгы алдынгы тәҗрибә мәйданчыгы булып санала. Бай тарихлы коллективның мактаулы эшен яшьләр дәвам итә.  Алар яшел хәзинәне арттыра, табигать байлыкларын янгыннардан, законсыз файдаланудан сак¬лый. Киләчәктә дә сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, урман мәйданнарын арттыруга, тирә-юньне яшелләндерүгә көчегезне кызганмассыз дип ышанып калам!” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев