Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

– Хөрмәтле кайбычлылар! Районыбыз кунаклары! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче 2020 ел белән кайнар котлыйм.

Яңа ел – барыбызның да яраткан бәйрәме. Иң изге теләкләрнең тормышка ашуына өметләр аның белән бәйле. Районыбыз­ның күпчелек халкы өчен ул – бәхетле гаилә, үзегезнең, туганнар һәм якыннарыгызның сәламәтлеге, эштәге уңыш­лар, өйдәге иминлек. Боларның барысы да тормышка ашсын өчен, теләкне фаразлау гына җитми – күп эшләргә һәм үз өстеңә алган йөкләмәләрне намус белән үтәргә кирәк. Узып баручы елның соңгы мизгелләре – нәтиҗәләр ясау, үткән юлны бәяләү чоры. Уртак тырышлык белән без зур уңышларга ирештек: район икътисады тотрыклы үсеш ала, уңайлы инвестицион климат барлыкка килә, авыл хуҗалыгы камилләшә, төп социаль проблемаларны хәл итү өчен база булдырылды. Мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәсендә күп эшләр башкарылды. 2020 ел безнең уртак тарихка яңа истәлекле сәхифәләр язар, ә безнең халык инициативасы, аларның ихлас кызыксынуы тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Бу, елның иң тылсымлы бәйрәмендә, иң беренче чиратта, теләкләрнең чынга ашуын телим! Яңа ел һәм Раштуа көннәрен җылы атмосферада иң якын кешеләр арасында каршы алыгыз. Бәйрәмнәр сезгә күтәренке кәеф алып килсен, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен. Якынлашып килүче Яңа ел белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев