Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычның яшь спортчыларын бүләкләде

Район мәдәният йортында яшь спортчыларны бүләкләү тантанасы узды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч данын республика күләмендә яклаган укучыларга чын күңелдән тирән рәхмәтен белдерде һәм аларны районның горурлыгы, киләчәге дип атады. Бүләкләнүчеләр арасында "Алтын алка" призына хоккей буенча үткәрелгән республика ярышында икенче урынны зуррак яшьтәге үсмерләр, өченче урынга чыккан үсмерләр җыелма командалары, Ютазыда укучыларның IX спартакиадасы кысаларында футбол уйнап, икенче урынга чыккан кызлар җыелма командасы хоккейчы-футболчылары бар иде. Аларның барысына да муниципалитет җитәкчесе акчалата бүләкләр тапшырды, спортның ныклы ихтыяр көче тәрбияләвенә басым ясап, яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычнын яшь спортчыларын бүләкләде

2
X