Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Рәмис Хәялиев Татарстан Халыклары ассамблеясы советы ның күчмә утырышынада катнашты

Яшел Үзәндә Татарстан Халыклары ассамблеясы советы һәм Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үткән әлеге утырышның төп максаты- республика шәһәр-районнарында дәүләт милли сәясәт концепциясен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышу. Әлеге концепция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту - республикадагы иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Утырышта әлеге фикер кызыл җеп булып ятты. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәмис Хәялиев Татарстан Халыклары ассамблеясы советы ның күчмә утырышынада катнашты

2
X